Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салымнарны өйдән чыкмыйча түләргә була

Узган елның октябреннән салым органнарының салым түләүчеләр белән мөнәсәбәтләрен камилләштерү максатында, ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсенең рәсми Интернет сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервисның икенче этабы эшли башлады.

Людмила Исаева,
ТР Россия ФНС идарәсе 12нче районара инспекциясенең өлкән салым инспекторы.
Яңа электрон хезмәт ярдәмендә салым проблемаларын өйдән чыкмыйча хәл итәргә була. Ул салым түләүчегә бюджет белән исәп-хисап, агымдагы өстәлгән суммалар һәм салымнарның керүе турында мәгълүмат алырга, хәбәрләрне карарга һәм түләү документларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, шәхси кабинетта милек объектлары, кеше милкендәге җир участоклары һәм транспорт чаралары, милеккә хуҗа булу вакыты һәм тәмамлану сроклары, бу объектларның төп характеристикалары турында белергә мөмкин.
Теркәү картасын алу һәм "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" электрон сервиска керергә мөмкинлек алу өчен тутырылган гариза белән Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. Сервиста шулай ук бу хезмәткә киләчәктә теркәлү өчен онлайн-гариза бирү мөмкинлеге дә каралган.
Әлегә сервис Россиянең биш регионында эшли. Татарстаннан тыш, ул Башкортостанда, Түбән Новгород, Тверь һәм Калуга өлкәләрендә бар. 2009 елның декабрендә кертелгән беренче этап барышында сайтка 400 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән.
Агымдагы елның июнь аенда салым түләүчеләрнең бурычларны Интернет аша түләү мөмкинлеге барлыкка килде. Әлегә бу хезмәттән бары тик дүрт банк клиентлары гына файдалана алса да, киләчәктә бу исемлекне киңәйтү күздә тотыла.
Бүгенге көндә ТР буенча Россия Федераль салым хезмәте идарәсенең порталында 20дән артык электрон сервис эшли. "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" хезмәтеннән тыш, " Обращение в УФНС/ ИФНС", "Заполнить платежное поручение", "Проверь себя и контрагента", "Узнай адрес ИФНС" һәм " Подача заявления на постановку на учёт ФЛ" (ИНН турында таныклык алу яки алыштыру) хезмәтләре зур популярлык казанган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салымнар