Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сакларга, якларга, ярдәм итәргә

Экология культурасының җитеп бетмәве - бүгенге көндә җәмгыять алдында торган иң кискен проблемаларның берсе. Кешелек дөньясы глобаль экология кризисы алдында тора, табигатькә юкка чыгу куркынычы яный. Халыкка экологик белем бирү системасын булдыру - бу проблеманы хәл итү юлларының берсе. Аны балалар белән эшләүдән башларга кирәк.

Роза Алеева,
Балалар иҗат йорты бүлеге мөдире.
Экологик тәрбия бирү - безнең учреждениедә төп юнәлешеләрнең берсе. Бу укыту-тәрбия бирү планы нигезендә һәм Республика экология-биология методик үзәге, "Спас" Дәүләт табигый комплекслы заказнигы, "Болгар урманчылыгы" оешмасы, районның мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә башкарыла.
Өстәмә белем бирү педагоглары алдында экология культурасы нигезләрен һәм кече Ватаныбызның тарихын балаларга аңлаешлы итеп җиткерү мәсьәләсе тора. Балалар иҗат йорты каршында быел экология-биология юнәлешендәге 8 оешма эшли, аларда махсус программа буенча 90 укучы шөгыльләнә. Тикшерү эше, табигатьне күзәтү, экскурсияләр һәм походлар, экологик сукмаклар һәм проектлар эшләү - дәресләр системасына болар барысы да кертелгән. Балалар район, республика, бөтенроссия күләмендәге конкурсларда һәм конференцияләрдә актив катнашалар.
Аерым алганда, яшь экологлар һәм туган якны өйрәнүчеләр фәнни-гамәли конференциясен үткәрү инде традициягә әверелде. Быел ул 1нче шәһәр мәктәбе базасында үтте. Чарага хәзерлек кысаларында "Мин туган ягымны яратам" һәм "Минем тарихи Ватаным"дигән ике конкурс үткәрелде.
Экология-биология юнәлеше буенча шулай ук укучыларның сигез фәнни оешмасы эшләп килә, алар 150гә якын укучыны берләштерә.
Апрель аенда районның барлык мәктәпләрендә ""Күбрәк кислород" ("Больше кислорода") бердәм экология дәресе үтте. Бу чара "ЭКА" (экология, культура, альтернатива) региональ җәмәгать оешмасы җитәкчесе Дмитрий Спиридонов катнашында үткәрелде. Балалар үзләрен кызыксындырган темалар буенча әңгәмәдә катнашып, җирле экология проблемалары буенча фикер алыштылар, аларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр.
Районның 13 мәктәбендә питомниклар оештырылып, аларда 7000нән артык нарат һәм имән агачлары үсентеләре утыртылды. Ел саен 15 апрельдән 15 майга кадәр укучыларның һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын тирә-як мохитне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү өчен "Табигать яклау сорый" айлыгы үткәрелә. Айлык дүрт этапта оештырылган: беренче атна - хезмәт, икенчесе - эзләнү-тикшерү эшләре, өченчесе - иҗади, дүртенчесе интеллектуаль. Педагоглар җитәкчелегендә балалар мәктәп территорияләрен, күл һәм елга буйларын чүп-чардан чистарталар, үсемлекләр, кошлар тормышын күзәтәләр, сыерчык оялары ясыйлар. Боларның барысы да чыгарылган листовкалар, стена газеталарында чагылыш таба. Айлык кысаларында "Безнең һәйкәлләр - безнең хәтеребез", "Мин шәһәремне яратам", "Чиста ярлар - чиста елгалар" акцияләре оештырыла.
Агымдагы ел халыкара урманнар елы, ә 14 май белән 8 октябрь - милли урман утырту көннәре дип игълан ителде. Экология берләшмәсе әгъзалары Болгар музей-тыюлык территориясендә агачлар утыртуда катнаштылар.
Узган уку елында экология-биология берләшмәләренең эшенә нәтиҗәләр табигый комплекслы заказник белән бергә үткәрелгән икенче районара экология конференциясендә чыгарылды. Конкурс, акцияләрдә җиңеп чыгучыларга мәгариф бүлеге, "Болгар урманчылыгы" учреждениесе һәм "ЭКА" регионара җәмәгать оешмасы грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу юнәлештә Бураково, Никольск, Вожи, коррекция, санаторий, Антоновка, Иске Рәҗәп, Урта Йорткүл, Көек мәктәпләренең актив эш алып барулары билгеләп үтелде. Вожи мәктәбе һәм Балалар иҗат йорты коллективларына ТР экология министрлыгының дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Агымдагы елның октябрендә халыкара күләмдә үткәрелгән "Яшел мәктәпләр" гомумроссия программасы старт алды. Экология буенча өзлексез белем бирүне күздә тоткан Россия һәм БДБ мәктәпләре оешмасын төзү күздә тотыла, ул үз базаларында табигатьне саклауга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашырачак. "ЭКА" җәмәгать оешмасы безнең район мәктәпләре командаларын да бу программада катнашырга чакыра.
Билгеле инде, ел саен үткәрелә торган "Чыршы" операциясе", "Һәр кошка - безнең җимлек" акцияләре турында да әйтеп үтмичә булмый. Балалар аларның икесендә дә актив катнашалар. Иң мөһиме: алар кечкенәдән кеше һәм табигатьнең бер-береннән аерылгысыз булуын аңларга тиеш. Без табигатьнең матурлыгына сокланып, аның байлыкларыннан файдаланып кына калмыйча, тирә-як мохитне сакларга, якларга, аңа ярдәм итәргә дә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев