Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Сакланганны саклармын, дигән

    2011елның маенда Россия Федерациясенең "Ирекле янгын сагы турында" Законы кабул ителде. Бу нигездә 2010 елгы җәйнең бик коры килүе һәм янгын куркынычының артуы белән бәйле иде. Шундый ук Закон Татарстан Республикасында да кабул ителде.

    Владимир Савельев,
    "ТР буенча Федераль янгын хезмәтенең 132нче янгын часте" җитәкчесе.
    Соңгы елларда янгыннан саклану буенча бик күп чаралар башкарылды. Янгын сүндерү эшенә гомерләрен багышлаган кешеләр дә аз түгел. Янгын сүндерүчеләрнең барысыннан да оешканлык, югары һөнәри осталык һәм зур кыюлык таләп ителә. Янгынның никадәр зур зыян китерүен белмәгән кеше юктыр. Шуңа күрә урыннарда ирекле янгын сүндерү дружиналарын оештыруның кирәклеген һәркем аңлый. Әгәр авылларда шундый көчләр булса, халык күп кенә бәла-казадан котылыр иде.
    Алдан исәпләүләр күрсәткәнчә, безнең районда 7 ирекле янгын сүндерү командасы (һәрберсенең составында берәр махсус машина һәм алтыдан ким булмаган кеше булырга тиеш) һәм 16 ирекле янгын сүндерү дружинасы (аларның структурасына мотопомпа һәм янгынга каршы инвентарьле 5 - 6 кеше керә) оештырырга кирәк.
    Бүгенге көндә бездә 4 шундый команда бар. Ирекле янгыннан саклау командасы ТР буенча Чистай ГПО отряды базасында оештырылган. 18 яше тулып, ирекле янгын сүндерүче булырга теләгән һәр гражданин безнең янгын сүндерү частенә тиешле гариза яза ала. Моннан тыш, сәламәтлеге буенча ирекле янгын сүндерүче вазифасын башкара алуы турында тиешле формадагы медицина белешмәсе кирәк булачак. Уңай карар чыгарган очракта, бу кеше белән янгыннарны сүндерү һәм профилактика ясауда катнашуы буенча эшләр башкаруы турында гражданнар-хокук килешүе төзелә. Килешүдә бу катнашуның шартлары, штаттан тыш ирекле янгын сүндерүченең хокуклары һәм вазифалары, аңа тиешле булган компенсацияләр, льготалар һәм социаль гарантияләр билгеләнә. Җыелма исемлеккә кертелгәннән соң, кандидатка ирекле янгын сүндерүче статусы бирелә.
    Хәзерге вакытта ТР МЧСы җитәкчелеге гамәлдәге законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимне хәзерләвен билгеләп үтәргә кирәк. Бу үзгәрешләр ирекле янгын сүндерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә кагыла. Алар арасында ирекле янгын сүндерү отрядларын янгын сүндерүдә кулланылган транспорт чараларына салым түләүдән азат итү, янгыннарны сүндерү һәм профилактика ясауда һәм авария-коткару эшләрен башкарганда шәхси транспортны кулланучыларга ел саен компенсация түләү, ирекле янгын сүндерүчеләргә янгын сүндергәндә, авария-коткару эшләрен башкарганда, кешеләрне һәм милекне уттан коткарганда сәламәтлекләренә китерелгән зыян өчен түләү һәм алар һәлак булган очракта, гаиләләренә акча түләү кебек льготалар бар.
    Хәзерге вакытта бездә 150гә якын гариза карала, ә ел әйләнәсендә без ирекле янгын сүндерү реестрына кертү өчен гражданнардан 1000гә кадәр гариза кабул итәргә планлаштырабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: