Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сак булыгыз

Агымдагы елның март-апрель айларында районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, 132 нче федераль янгын сүндерү хезмәте, Антоновка һәм Иске Рәҗәпнең аерым янгын сүндерү посты хезмәткәрләре торак сектордагы корылмаларны карап һәм тикшереп чыктылар.

Районның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов хәбәр итүенчә, барысы 380нән артык торак йорт тикшерелгән. Күп балалы гаиләләрнең торагына аеруча зур игътибар бирелгән, чөнки соңгы араларда янгын чыгу нәтиҗәсендә балаларның гомере өзелгән. Мондый очраклар, мәсәлән, шушы елның мартында Пермь краенда һәм Саратов өлкәсендә теркәлгән.
Тикшерү барышында йорт һәм фатир хуҗалары белән әңгәмәләр үткәрелгән һәм, әлбәттә инде, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясалган. Тикшерү барышында электр чыбыкларының янмый торган махсус канал аша үткәрелмәве, бер очның икенчесенә аннан-моннан гына ялгап куелуы, электрбүлгеч тартмаларның бөтенләй дә куелмавы ачыкланган. Йорт, сарай һәм гаражлардагы электр яктырткычлары япмасыз (колпак), җылыту мичләре 50 сантиметр калынлыктагы янгынга каршы кирпеч бүлгечләрсез кулланыла. Тагын башка җитешсезлекләр дә шактый табылган.
Боларның барысы да янгын китереп чыгарырга мөмкин. Янгын - ул корылма, мал-мөлкәтне көлгә әйләндерүче, еш кына кешеләр гомерен өзүче зур фаҗига. Шуңа күрә һәр кеше дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышсын иде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X