Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәрвакыт уяу булыгыз

РФ Эчке эшләр министрлыгының Спас район бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта Татарстан Республикасы территориясендә социаль алдашу очраклары бермә-бер арткан.

Сергей Тарасов,
полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлек җитәкчесе.
Социаль алдашулар гражданнарның акчасына, милегенә генә түгел, рухи яктан да зыян китерә. Җинаятьчеләр кешеләрне алдап, аларның ышануыннан файдаланып баюның яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар. Күбесенчә алар кармагына өлкән яшьтәге кешеләр эләгә.
"Үзеңне алдарга юл куйма!" республика акциясе кысаларында халык арасында төрле профилактика чаралары үткәрелә. Әңгәмәләр барышында халыкка мошенникларның нинди ысуллар белән халыкны алдауларын аңлатып бирәләр. Менә берничә мисал:
- көтмәгәндә нәрсә дә булса отуыгыз турында хәбәр алсагыз, беренче чиратта моның дөрес булырга мөмкинме-юкмы икәнен уйлагыз. Чөнки призлар чынлап торып уйнатылган очракта, отучы кеше бернинди акча түләргә тиеш түгел;
- әгәр таныш булмаган телефон номерыннан берәр туганыгыз бәлага эләккән һәм аны коткару өчен зур суммада акча кирәклеге турында хәбәр килсә, акча җибәрергә ашыкмагыз. Башта туганнарыгызга чылтыратып, бу хәбәрнең дөрес булу-булмавын ачыклагыз;
- еш кына мошенниклар үзләрен социаль хезмәткәрләр дип таныштыра. Аларга ишекне ачканчы, бу хезмәткәрне җибәргән оешмага чылтыратыгыз. Һәм, әлбәттә, беркайчан да аларга акча һәм кыйммәтле әйберләрегезне бирмәгез.
- йортка яки фатирга таныш булмаган кешеләр кереп, нинди дә булса дару, азык өстәмәләре (пищевые добавки) яки башка нәрсә сатып алырга тәкъдим итәргә мөмкин. Исегездә тотыгыз: чын даруларны һәм азык өстәмәләрен өйләргә йөреп сатмыйлар, аларны бары тик даруханәләрдән яки махсус кибетләрдән генә сатып алырга мөмкин.
Полиция җинаятьчеләрдән зыян күрүчеләргә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торса да, җинаятьчеләр белән көрәшүнең иң яхшы юлы - уяу булу. Шуңа күрә кемгә дә булса акча биргәнче яки кемнеңдер телефон счётына акча күчергәнче, яхшылап уйларга, бәяләргә, мәгълүматларны тикшерергә кирәк.
Шулай да я үзегез яки якыннарыгыз җинаятьчеләр корбанына әйләнсә, я булмаса сезгә каршы законсыз эшләр башкарыла дип шикләнсәгез, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев