Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәсми хәбәр Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары 17 июнь 2013 ел № 14/123

Яңа төзелгән "Урта Йорткүл авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең сайлау комиссиясе вәкаләтен Татарстан Республикасы Спас районы территориаль сайлау комиссиясенә йөкләү турында "Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокукы гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында"гы Федераль Законның 4нче пункты 24нче маддәсе, "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль Законның 7абзацы 5нче...

Яңа төзелгән "Урта Йорткүл авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең сайлау комиссиясе вәкаләтен Татарстан Республикасы Спас районы территориаль сайлау комиссиясенә йөкләү турында
"Россия Федерациясе гражданнарының төп сайлау хокукы гарантияләре һәм референдумда катнашу хокукы турында"гы Федераль Законның 4нче пункты 24нче маддәсе, "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль Законның 7абзацы 5нче өлеше 34нче маддәсе, Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 4нче өлеше 13 маддәсе, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы Татарстан Республикасы Законының 7 абзацы 5нче өлеше 21нче маддәсе,"Спас муниципаль районының Иж-Борискино һәм Урта Йорткүл авыл җирлекләрен үзгәртү һәм Татарстан Республикасының "Спас муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм аның составында муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү, 2010 елның 17 февральдәге №192/1337-5 Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе карары белән расланган территориаль сайлау комиссияләре, муниципаль берәмлекләрнең, округ һәм участок сайлау комиссияләрен төзү тәртибе турында 2.2 пункттагы Методик тәкъдимнәр нигезендә, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе КАРАР БИРӘ:
1.Яңа төзелгән "Урта Йорткүл авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең сайлау комиссиясе вәкаләтен Татарстан Республикасы Спас районы территориаль сайлау комиссиясенә йөкләргә.
2. "Иж-Борискино авыл җирлеге", "Урта Йорткүл авыл җирлеге" муниципаль берәмлекләренең сайлау комиссияләре вәкаләтләре турындагы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2010 елның 28 апрелендәге №29/304 карары үз көчен югалткан дип санарга һәм Татарстан Республикасы Спас районы территориаль сайлау комиссиясенә йөкләргә.
3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Спас районы территориаль сайлау комиссиясенә юлларга.
4.Татарстан Республикасы Спас районы территориаль сайлау комиссиясе әлеге карарны район газетасында бастырып чыгара.
Татарстан Республикасы
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе
Э.С.Гобәйдуллин
Татарстан Республикасы
Үзәк Сайлау комиссиясе секретаре
Н.П.Борисова
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев