Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәркем үз шәҗәрәсен белергә тиеш

Узган атнада Татар Такталы авылында зур тантана - Шәҗәрә бәйрәме булды. Халыкның ничек сөенүен белсәгез икән ул көнне!

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Һәр тарафтан шомырт һәм сирень чәчәге исе аңкып торган кояшлы бу май иртәсе олысының һәм кечесенең күңелендә онытылмыйча озак сакланачагына иманым камил. Биредә әле беренче кат кына үткәрелүче мондый чараны традицион сабантуй яки үзешчәннәр концерты белән һич кенә дә чагыштырып булмый. Тирән мәгънә салынган, төрле уйларга этәрүче бу бәйрәмнең бөтен асылы үзеңнең нәсел-нәсәбеңне белү һәм өйрәнүгә кайтып кала. Үзен ихтирам иткән һәр кеше үзенең борынгы бабаларын, нәсел җебенең кайларга барып тоташуын белергә тиеш.
Сүз дә юк, үзеңнең яки аерым бер гаиләнең шәҗәрәсен төзү шактый катлаулы эш. Моның өчен борынгы бабайлар тормышына кагылышлы байтак мәгълүмат тупларга кирәк. Интернеттан мондый белешмәне таба алмыйсың, һәркемнең дә архив материаллары белән эшләү мөмкинлеге юк. Такталы халкының бәхете бар икән әле: аларга бу изге эштә тарих фәннәре кандидаты, ТРның атказанган икътисадчысы, гомеренең күп елларын туган як тарихын өйрәнүгә багышлаган Мансур Ганиев ярдәм иткән. Бүген Түбән Кама шәһәрендә яшәсә дә, язмышы Әлки һәм безнең районнар белән аерылгысыз бәйләнгән. Аның бабасы Габделгани 1897 елда Такталы чибәре Миннегаянны үзенә хатынлыкка алган һәм алар, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, озак еллар бергә бәхетле гомер кичергән. Шуңа күрә Мансур Корбангали улына әлеге авыл бик якын һәм кадерле.
- Такталы авылы гаиләләренең шәҗәрәсен төзү уе белән күптән янып йөргән идем, - диде ул бәйрәм башланыр алдыннан.
- Дүрт ай дәвамында якынча 6-7 буынның тамырларын эзләп табу бәхетенә ирештем. Мәскәү, Казан, башка шәһәрләрнең архивларында булып, әллә никадәр китап, брошюра, белешмә материалларын, хуҗалык китапларын һәм газета төпләмәләрен актарып чыгарга туры килде. Эш башланды, аны киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйм…
Ул үзе, мәсәлән, кырык бабасының һәм егерме бер әбисенең исемнәрен белә. Унбер бабасы һәм сигез әбисе төрле чорларда Такталыда яшәгән булган. Мансур Корбангали улы шулай ук безнең якларда мәчетләрнең төзелү тарихы белән дә кызыксына, башка материалларны теләп өйрәнә.
Тарих фәннәре кандидаты, ТР мөфтияте каршындагы галимнәр шурасы әгъзасы, Аксубай районының Татар Майнасы мәктәбе директоры Рафыйк Насыйров та үзенең чыгышында кызыклы гына фактлар китереп үтте. Ул шактый еллар дәвамында Көнбатыш Кама аръягының 16 - 18 гасырларга караган тарихын өйрәнә. Аның сүзләренә караганда, Татар Такталы авылына 1716 елда нигез салынган. Биредә беренче мәчет 1850 елда төзелгән. 1861 елда авылда 34 йорт булган, анда 140 кеше яшәгән, 1880 елда мәктәп ачыла, 1892 елда аны рус-татар мәктәбе итеп үзгәртәләр. Такталыларның шәҗәрәсен төзүдә аның да өлеше бар.
- Үзегезнең тамырларыгызны, әби-бабаларыгызны, авыл тарихын онытмагыз, - диде ул. - Өлкән буын вәкилләре белән аралашып, аларның сөйләгәннәрен язып алырга тырышыгыз, бу сезгә дә, бабаларыгыз һәм оныкларыгызга да кирәк булачак…
Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова халыкның бүгенге тормышы һәм мәшәкатьләре турында сөйләде. Такталыда бүген 283 кешеяши. Күпчелеге терлек асрый һәм тормышны авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан кергән акчага алып бара. Узган ел 59 кеше үз хуҗалыгын үстерү өчен дәүләттән субсидия алган. Сүз дә юк, халык тырыш, тик җирлеккә кергән авылларда балаларның аз тууы гына борчу тудыра. Соңгы биш елда биредә нибары 5 бала туган, ә менә үлүчеләр саны 42 гә җитә. Моның сәбәпләре күп. Яшьләрнең авылда каласы килми, төшемлерәк эш эзләп шәһәргә тартылалар. Шәһәрдә гаилә тормышын да җайлавы җиңелрәк.
Халыкны шулай ук бәйрәм белән тарих фәннәре кандидаты Җәмил Мөхәммәтшин, ТРның атказанган табибы, Спас районы энциклопедиясен төзүне башлап йөрүче Фиркат Галимов, техник фәннәр докторы, Казан Авыл хуҗалыгы академиясенең механика һәм техник сервис институты профессоры Эльмас Нуруллин, Казан эшмәкәре Нәзгат Мәгърифәтуллин, Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад Минсәгыйров, имам-хатыйплар Рамил Галимов, Вазыйх Гыйльметдинов, Әхмәтһади Сәлимов һәм башкалар котлады. Бу матур традицияне киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк, дигән фикерне бердәм хупладылар алар.
Бәйрәмдә район башлыгының катнашуыннан файдаланып, такталылар аңа кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Аларны беренче чиратта авыл мәктәбенең ябылуы борчый. Балаларны беренче сыйныфтан башлап укырга күрше авылга йөртәләр. Бу балаларга да, аларның әти-әниләренә дә шактый мәшәкатьләр тудыра. Такталыда юллар да начар: язын һәм көзен ерып чыккысыз пычрак, кышын исә юллардагы карны сирәк чистарталар. Наясолка (дөресрәге Яңа сала) елгасы аша салынган күперне, клубны һәм медицина пунктын тиешле тәртипкә китерәсе бар, татарча көрәш секциясен ачу да әйбәт булыр иде.
Район башлыгы сүзне озакка сузмыйча такталыларны сөендерергә ашыкты: "Башлангыч мәктәпне яңа уку елына ачарга планлаштырабыз, - диде ул. - Мәктәптә балалар санын арттыру өчен сез үзегез тырышырга тиеш. Асфальт юл төзү проекты әзер, клуб та ачылачак, көрәш секциясенә дә йөри алачаксыз. Кыскасы, яшәү шартлары яхшырырга тиеш…"
Рәсми өлештән соң зур концерт булды. Тамашачылар Рамилә Исхакова, Айгөл Хәйретдинова, Азалия Бакирова, Айдар Вәлиуллин һәм башка үзешчәннәрнең чыгышларын яратып тыңлады. Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманова Казаннан хәтле кайтып, үзенең туган авылына атап язган шигырен укыды.
Шәҗәрә бәйрәме озак дәвам итте. Авыл халкын, килгән кунакларны кайнар шулпа һәм пылау, башка милли ризыклар белән сыйладылар.
Мондый чаралар халык өчен бик кирәк. Алар кешеләрне тагын да берләштерә һәм дуслыкны ныгытырга ярдәм итә. Үзебезнең тамырларны онытмаска, безгә кадәр яшәгән әби-бабаларыбызны искә алып, алар рухына дога кылып яшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев