Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Ришвәтсез яшәп буламы?

    Күптән түгел Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде, ул тагын бер тапкыр күпләрне җәмгыятьтә бу афәттән башка яшәп буламы, аны бетерергә мөмкинме, дип уйланырга мәҗбүр итте. Бу турыда газета укучылар нәрсә уйлый икән?

    Надежда Каштанова, Кузнечиха урта мәктәбенең технология укытучысы:
    - Минемчә, ришвәт бирмичә дә яшәргә була. Бары тик кешенең катгый үз принциплары булырга тиеш. Мәсәлән, минем берәр эш өчен кемгә дә булса акча яки бүләк бирү турындагы уй башыма да килгәне юк. Мин барысын да үз көчем белән ерып чыгарга тырышам. Балалар да шундый тәрбия тәэсирендә үстеләр. Ике улыбыз һәм кызыбыз бернинди проблемасыз югары уку йортларының бюджет бүлекләренә укырга керделәр. Берсе инде укуын тәмамлап, эшли дә башлады. Тырышлык, үҗәтлек булса, барысына да үз көчең белән ирешергә мөмкин, бу дөньяда бөтен нәрсә дә акчага гына бәйле түгел.
    Сергей, машина йөртүче (Болгар):
    - Билгеле, яшәп була торгандыр дип уйлыйм. Шулай да үз тәҗрибәмдә инанганым бар - түләсәң, эш күпкә тизрәк бара. Мәсәлән, хастаханәдә ятканда шуңа шаһит булырга туры килде: кайбер авыруларга даими игътибар күрсәтелә, икенчеләре янына килеп тә карамыйлар. Моның сәбәбе һәркемгә аңлашыла. Белгән кешеләр ришвәтне ничек бирергә кирәклеген өйрәтеп җибәрәләр. Минем беркемне дә гаеплисем килми, шулай да ришвәтне бирмәскә дә, алмаска да кирәк, яшәве дә тынычрак булыр иде. Ләкин бу гадәтне ташлау кыен булачак, чөнки ришвәтчелек куркыныч вирус кебек, барлык җәмгыятьне зарарлаган. Ә бу авыруны бетерүе чиктән тыш кыен...
    Татьяна Стрелова, почта бүлеге җитәкчесе (Приволжск поселогы):
    - Миңа үз гомеремдә ришвәт бирергә дә, алырга да туры килмәде. Аллага шөкер, студент елларында да укытучыларга түләргә туры килмәде. Балаларыбыз да югары уку йортларында имтихан һәм зачетларын үз көчләре белән биреп бардылар. Укуга җаваплы карасаң, моның кирәге дә юк, билгеләрне акчага ялкаулар гына сатып ала дип уйлыйм.
    Үзем, мөгаен, ришвәт бирә алмас идем, чөнки характерым андый түгел. Ләкин ришвәтчелекне бүләк белән бутарга ярамый, табибка яки укытучыга чын күңелдән биргән чәчәк бәйләме яки бер тартма конфет ришвәт була алмый. Ришвәтчеләргә закон буенча каты җәза бирергә кирәк.
    Максим Хавронин, эшче (Болгар шәһәре):
    - Әйе, ришвәтсез яшәргә мөмкин дип уйлыйм. Ни кызганыч, алай гына яшәп булмый шул. Минем үз тормышымда да кайбер проблемаларны нәкъ акча түләп хәл итәргә туры килде. Алай эшләргә ярамаганын белсәм дә, башка юлны таба алмадым. Тормышыбыз шуңа корылгач, берни эшләп булмый...
    Татьяна Владимирова, амбулатория фельдшеры (Куралово авылы):
    - Мин үзем өлкән буын вәкиле, шуңа күрә без ришвәтчелек чорында үсмәдек. Әлбәттә, тормышта түләүле медицина хезмәтеннән файдаланырга туры килде килүен, ләкин бу бөтенләй башка очрак. Кайбер авырулар анализлар тизрәк әзер булсын яки табибка эләгү өчен акча түләргә кирәк булды, дип зарланалар. Бу бер дә дөрес түгел, чөнки медицина хезмәте һәр кешегә дә бер дәрәҗәдә күрсәтелергә тиеш.
    Монда хезмәт хакы да үз ролен уйный - ул яшәү өчен җитәрлек булырга тиеш. Шул чакта гына ришвәтчелек үзеннән-үзе юкка чыгачак. Аеруча яшь белгечләргә ярдәм күрсәтергә кирәк.
    Ни кызганыч, ришвәтчелекне тамырдан бетерү бик кыен булыр, дип уйлыйм.
    Лилия, шәһәребез кунагы:
    - Билгеле булганча, безнең чорда ришвәтсез яшәп булмый. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: кая гына керсәң дә, барысына акча кирәк. Билгеле сәбәпләр аркасында инстанцияләрне атап үтә алмыйм, тик бу исемлек шактый озын. Ришвәтчелектән башка яшәп була, дигән кешеләргә дә ышанмыйм. Бу буш сүзләр генә, чөнки ул күптән тамыр җәйгән, моңа бөтен кеше күнегеп беткән. Акча түләсәң, бар нәрсәне дә вакытында эшләп бирәләр, айлар буе йөрергә кирәк түгел. Минемчә, якын елларда коррупциядән котылу мөмкин түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: