Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәхәтләнеп күңел ачтылар

1 июньдә балалар өчен мәдәният бүлеге, Балалар иҗат йорты һәм район мәдәният йорты оештырган бәйрәмне хәтта яңгыр да боза алмады.

Мәдәният йортының тамаша залында шәһәр балалар бакчалары, район мәктәбе укучылары, ата-аналар һәм педагоглар җыелды. Алар өчен эчтәлекле концерт программасы хәзерләнгән иде.
Җыелган кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина сәламләде. Ул бу уку елында үзләрен яхшы яктан күрсәткән укучыларга район башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә укучыларга шулай ук мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин, "Спас" табигый заказнигы җитәкчесе Евгений Костин, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Юрий Баранов һәм инспектор Зилә Фәсхетдиновадан да бүләкләр тапшырылды. Грамоталардан тыш, иң актив юл хәрәкәте инспекторларына велосипедлар бирелде.
Билгеле инде, тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән яшь артистлар да шатландырды. Ә иң истә кала торган мизгел - 1 июньдә туган көннәрен бәйрәм иткән балаларның сәхнәгә чыгуы булды. Тамашачыларның алкышлары астында бүләкләр тапшырылганнан соң, алар хөрмәтенә традицион балалар җырлары яңгырады.
Бәйрәм җәйге кояш елмаеп торган мәйданда дәвам итте. Монда төрле уеннар, аттракционнар, очырткычлар очыру оештырылган иде. Асфальттагы рәсемнәр юллардагы иминлек темасына багышланды. Ә ахырда кинотеатрда балаларның яраткан мультфильмнарын күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined