Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РФ территориясендә Россия Федерациясе гражданы шәхесен раслаучы документлар турында белешмә

Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга сайлау бюллетеньнәре паспорт яки аны алыштыручы документ буенча бирелә. Гамәлдәге закон нигезендә, РФ территориясендә Россия Федерациясе гражданының шәхесен раслаучы түбәндәге документлар кулланыла: - РФ Президентының 13.03.1997 елгы 232нче Указы һәм РФ хөкүмәтенең 08.07.1997 елгы 828нче карары белән расланган РФ гражданы паспорты турында Положение белән гамәлгә кертелгән...

Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга сайлау бюллетеньнәре паспорт яки аны алыштыручы документ буенча бирелә.
Гамәлдәге закон нигезендә, РФ территориясендә Россия Федерациясе гражданының шәхесен раслаучы түбәндәге документлар кулланыла:
- РФ Президентының 13.03.1997 елгы 232нче Указы һәм РФ хөкүмәтенең 08.07.1997 елгы 828нче карары белән расланган РФ гражданы паспорты турында Положение белән гамәлгә кертелгән Россия Федерациясе гражданы паспорты;
- түбәндәге очракларда 1974 елгы үрнәктәге СССР гражданы паспорты да ярый:
1) әгәр анда Россия Федерациясе гражданлыгы күрсәтелгән булса;
2) яки Россия Федерациясе гражданлыгын раслаучы өстәмә бит булса;
3) яки 1992 елның 6 февраленә Россия Федерациясе территориясендә яшәвен раслаучы яшәү урыны буенча теркәү турында штамп булса.
Моннан тыш, 1974 елгы үрнәктәге СССР паспортында тиешле яшькә җиткәч ябыштырыла торган фотолар булырга тиеш;
-Россия Федерациясе гражданы турында вакытлы таныклык, ул РФ Президентының 13.03.1997 елгы 232нче Указы һәм РФ хөкүмәтенең 08.07.1997 елгы 828нче карары белән расланган РФ гражданы паспорты турындагы Положение нигезендә гамәлгә кертелгән, яңа паспортны алганчы бирелә торган документ (временное удостоверение личности).
РФ хөкүмәтенең 08.07.1997 елгы 828нче карары белән расланган Россия Федерациясе гражданы паспорты турында Положениенең 7нче маддәсе нигезендә, Россия Федерациясе гражданы паспорты түбәндәге срокларга кадәр гамәлдә кала:
14 яшьтән алып - 20 яшь тулганчы;
20 яшьтән алып - 45 яшь тулганчы;
45 яшьтән алып - сроксыз.
Кешегә 20 яшь һәм 45 яшь тулгач (чакырылыш буенча хәрби хезмәттәгеләрдән башка), паспорт алыштырылырга тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар

2
X