Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Реестр хатасын кая төзәтергә?

Реестр хатасын төзәтергә кирәк булса, ТР буенча Кадастр палатасына яңа межа планын ясату өчен мөрәҗәгать итәргә була.

Реестр хаталары - участок чикләрен билгеләү буенча килеп чыккан төгәлсезлекләр, алар участокны межалаучы кадастр инженерының игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Җирнең чикләре дөрес билгеләнмәгән икәне турында җир хуҗасы, гадәттә, күчемсез милек белән нинди дә булса килешүләр төзегәндә белә. Мондый хаталар аркасында милекне сатканда, аны бүләк иткәндә яки мирас итеп алганда проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Еш кына кешеләр җиргә дистәләрчә ел хуҗа булып, аның чикләре дөрес билгеләнмәгән икәне турында шушы җирдәге торак йортны рәсмиләштерә башлагач кына беләләр. Техник план ясаганда, картография мәгълүматлары нигезендә өй тулысынча яки аның бер өлеше күрше участокта урнашкан булуы ачыклана. Бу межалауның дөрес ясалмавы аркасында килеп чыга. Хата төзәтелгәнче һәм җир участогының дөрес чикләре кадастр картасында теркәлгәнче, йортны рәсмиләштерергә мөмкин түгел, - дип билгеләп үтә ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Алмаз Абдрахманов. - Реестр хатасын төзәтү өчен, кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар нәтиҗә чыгарып, үзгәртелгән межалау планын ясаганнан соң, күп функцияле үзәккә гариза язарга кирәк. Татарстанда бу эшне аерым белгечләр дә, кадастр палатасы да башкара ала. Тик 15 елдан артык эшләүче дәүләт учреждениесенә мөрәҗәгать итү ышанычлырак булыр һәм кадастр учетына алудан баш тарту мөмкинлеген бермә-бер киметер. Бу оешмада кадастр учеты өчен кирәк булган документларга анализ ясау буенча зур тәҗрибә туплаган белгечләр эшли.
Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев