Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район басуларында

Бүгенге көндә район хуҗалыкларының күбесе агротехник хәзерлек чараларын төгәлләгән. Язгы чәчү мәйданнарында дым каплату кебек бик мөһим агротехника чарасын башкаруга игенчеләр аеруча җаваплы карыйлар. Механизаторлар ике сменада эшләделәр, алар өчен тәүлек буе ашату оештырылды. Уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалау эше дә үз вакытында төгәлләнде. Барлык 20 мең гектар...

Бүгенге көндә район хуҗалыкларының күбесе агротехник хәзерлек чараларын төгәлләгән.
Язгы чәчү мәйданнарында дым каплату кебек бик мөһим агротехника чарасын башкаруга игенчеләр аеруча җаваплы карыйлар.
Механизаторлар ике сменада эшләделәр, алар өчен тәүлек буе ашату оештырылды. Уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән мәйданнарын тырмалау эше дә үз вакытында төгәлләнде. Барлык 20 мең гектар уҗым культуралары һәм 9200 гектар күпьеллык үләннәр (бу мәйданнарның 74 кенә проценты) өстәмә тукландырылды. Ни кызганыч, кайбер хуҗалыкларда минераль ашламаларга кытлык сизелә.
Көннәр яңгырлы торуга карамастан, планлаштырган мәйданнарның яртысыннан артыгында - 19,5 мең гектар җирдә иртә бөртекле культуралар чәчелгән.
"Болгар Арыш" ЯАҖ, Дамир Хәмидуллин, Илшат Габидуллин, Андрей Синицин һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыклары чәчүлек материалын яңарту турында алдан кайгыртып куйганнар. РАЦИН ярдәме белән алар бодай, арпа һәм солының перспективалы сортларын сатып алганнар. Хуҗалыклар соң чәчелә торган культуралар чәчәргә хәзерләнәләр. Быел районда көнбагыш игелә торган җирләр бермә-бер арткан һәм ул 5 мең гектардан күбрәк җиргә чәчеләчәк. Кукуруз силоска - 1700 гектар, орлыкка 400 гектар җирдә урнаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев