Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район басуларында

Район хуҗалыкларында бүген тулы көчкә арпа суктыралар һәм сабан бодаен җыеп алуга керешәләр. Көн саен басуларда 1700-1800 гектардан ашлык җыела, комбайн бункерларыннан 3200-3300 тонна бөртек бушатыла. Бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары 24,5 мең гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 62 процентын тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда,...

Район хуҗалыкларында бүген тулы көчкә арпа суктыралар һәм сабан бодаен җыеп алуга керешәләр. Көн саен басуларда 1700-1800 гектардан ашлык җыела, комбайн бункерларыннан 3200-3300 тонна бөртек бушатыла. Бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары 24,5 мең гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 62 процентын тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, басулардан җыелган уңыш 45,4 мең тонна тәшкил итә, гектардан уртача 18,5 центнер бөртек чыга. Аеруча арпа уңышы сөендерә: гектарыннан уртача 22,3 центнер суктыралар. Барлыгы исә 6890 гектардан 15380 тонна арпа җыеп алынган. Арпа суктыруда иң яхшы күрсәткечләргә Александр Планин һәм Сергей Юрков крестьян (фермер) хуҗалыкларында ирешәләр.
Район буенча шулай ук 5440 тонна арыш, 17270 тонна көзге бодай, 3150 тонна солы, 1150 тонна борчак һәм 540 тонна карабодай җыеп алынган.
Хуҗалыкларда көзге культуралар чәчүгә әзерләнәләр. Пар басулары инде тиешенчә эшкәртелгән, хуҗалыкларда чәчүлек фондын яңараталар. "Болгар Арыш" җәмгыяте, Александр Планин, Ольга Семушкина крестьян (фермер) хуҗалыклары көзге бодайның элиталы сортларын сатып алырга җыена. Сабан бодае һәм борчак орлыгын сатып алуга да заявкалар алына башлады. Чыгымнарның беркадәр өлешен дәүләт каплаячак.
Хуҗалыклар җир сөрүгә кереште: бүгенге көнгә 3000 гектар җир эшкәртелгән. Бу эш аеруча Фәргат Мөхәммәтов хуҗалыгында яхшы оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев