Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Раштуа кичәсе

Үткән атнада район Мәдәният йортында Изге Авраам чиркәве һәм мәдәният хезмәткәрләре күркәм традициягә кергән Раштуа очрашулары үткәрделәр.

Зал халык белән шыгрым тулган. Ел саен бу кичәгә кунаклар күп чакырыла һәм аларның чыгышларын безнең тамашачылар бик яратып карый. Бу юлы концертка шәһәр халкы гына түгел, авыллардан да байтак килгәннәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев һәм Владимир Головин атакай халыкны Раштуа бәйрәме белән җылы котладылар.
Сәхнәдә тамашачыларга күптән таныш булган үзешчәннәр дә, яшьләр дә чыгыш ясады. Сафлык, шатлык рухы белән сугарылган балалар чыгышын халык аеруча яратып кабул итте. Владислав Майоров, Софья Головина, Дарья Комарова һәм күп кенә башка яшь артистлар чыгышы күңелдә истә кала торган булды. Кунакларны - Тольятти шәһәренең 4нче балалар музыка мәктәбе укучыларын - сәхнәгә кабат - кабат чакырдылар. Дәртле бию башкарган казаклар хорының иң яшь артисты Володя Перепечёновның чыгышын да тамашачылар бик озак алкышладылар. Казаклар хоры, шулай ук ветераннар һәм якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышы да бик җылы тәэсир калдырды.
Ирина Головина һәм Сергей Карпухиннарның чыгышын халык бу көнне дә көтеп алды. Алар башкаруындагы җырлар һәрвакыт күңелләрне дулкынландыра торган була. Шуңа күрә аларга бик озак кул чаптылар. "Траектория" бию коллективы, Ольга Лобанова, Юлия Головина, Валентина Малова, Светлана Каргина, Ксения Миронова концертка тагын да ямь өстәделәр, истә кала торган иттеләр.
Рәсемнәрдә: Раштуа кичәсендәге чыгышлар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев