Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Һәр йортта иминлек булсын...

    Яңа елга сез нинди өметләр баглыйсыз? Безнең хәбәрчебез фикерләрен белергә теләп, газета укучыларга шул хакта берничә сорау бирде. Сабирҗан Әхмәтҗанов, сугыш һәм хезмәт ветераны (Дала Йорткүл авылы): - Быел мин сугыш ветераннарын һәм һәлак булган ветераннарның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү буенча федераль программа ярдәмендә Болгарда бөтен уңайлылыклары булган...

    Яңа елга сез нинди өметләр баглыйсыз? Безнең хәбәрчебез фикерләрен белергә теләп, газета укучыларга шул хакта берничә сорау бирде.
    Сабирҗан Әхмәтҗанов, сугыш һәм хезмәт ветераны (Дала Йорткүл авылы):
    - Быел мин сугыш ветераннарын һәм һәлак булган ветераннарның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү буенча федераль программа ярдәмендә Болгарда бөтен уңайлылыклары булган фатир алдым. Фатир ачкычлары белән бергә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин миңа ике камералы зур суыткыч бүләк итте. Әлбәттә, олы яшьтәге кешене шулай зурлаулары, фатирлы итүләре гомердә бер генә була торган хәл. Авыр сугыш елларында кулына корал тотып, илнең азатлыгын яклаган кешеләргә зур игътибар күрсәтүләре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
    Хәзер мин ялгыз яшим: хатыным алты ел элек вафат булды, балалар күптән инде үз тормышлары белән читтә яши. Эчем поша башласа, Берлинга кадәр бергә барып җиткән сугышчан дусларымны исемә төшерәм. Тормышта төрлесе булды, кайгы-хәсрәтне дә шактый күрдем. Шуңа күрә иртәнге намазга баскач, җирдә тынычлык һәм иминлек булсын, хәзерге һәм киләчәк буын яшьләре сугыш авырлыкларын белмәсен дип телим. Яңа ел һәр йортка иминлек, бәхет-шатлык, сәламәтлек алып килсен.
    Рәис Гайнуллин, гаилә фермасы хуҗасы (Татар Такталы авылы):
    - Быел мәшәкатьләр баштан ашса да, алар юкка булмады. Эшләп алган акчага мин кырык баш сыерга исәпләнгән яңа абзар салдым. Эшләр киләчәктә дә уңышлы барса, киләсе елга терлекләрнең санын шул кадәр арттырырга исәп бар. Бу кадәр сыерны кул белән саву мөмкин түгел, шуңа күрә кибеттә чит илдә эшләнгән савым аппаратын карап куйдым.
    Быел без 15 сыердан 200 мең сумга якын сөт сатканбыз. Ит сатудан да керем шактый булырга тиеш.
    Бөтен кеше кебек, мин дә яңа елга зур өметләр баглыйм. Әле генә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар булды, март аенда Россия Президентын сайлыйбыз. Дәүләт башына килгән кешеләр авылга күбрәк игътибар бирсен иде. Хәзерге вакытта ит, ашлык, сөт бәяләре бик тә түбән. Бер литр солярка сатып алыр өчен өч литр чамасы сөт сатарга кирәк. Минемчә, бу бер дә гадел түгел. Шуңа карамастан, авыл халкы кул кушырып утырмый, авыр хәлдән чыгу юлын табарга тырыша. Мин һәр кешегә дә нык сәламәтлек, иминлек телим.
    Светлана Гыйбадуллина, "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры:
    - Быел безнең күптәнге хыялыбыз тормышка ашты - Герой-шәһәр Волгоградка барып кайттык. Бөтен гаиләбез белән данлыклы Мамай курганында булдык, бу легендар һәм бик матур шәһәрнең башка истәлекле урыннарын карадык. Сәяхәттән онытылмас хатирәләр калды.
    Үз тормышымда да үзгәрешләр булды: мине оешмабызның җитәкчесе итеп куйдылар. Бу минем өчен зур җаваплылык.
    Яңа елга һәркем зур өметләр баглый, гаиләдә тынычлык, иминлек булса, эшең дә җиңел бара. Иң мөһиме-иртәгәсе көнгә ышаныч кирәк. Бу безнең өчен бигрәк тә мөһим, чөнки улыбыз үсеп килә. Озак та үтмәс ул мәктәпне тәмамлап, тормышта үз юлын сайлар. Иң зур теләгем - улым тормышта бәхетле булсын, гомер юлында киртәләр очрамасын иде.
    Ришат Насыйбуллин, эшмәкәр (Болгар шәһәре):
    - Үтеп баручы ел улыбыз Русланның урта мәктәпне уңышлы тәмамлавы белән истә калды. Хәзер ул безнең техникумда белем ала. Икенче улыбыз Эдик 10нчы класста укый, мәктәп тормышында, төрле ярышларда актив катнаша. Киләчәктә аларга бары тик уңышлар юлдаш булсын дип телим. Ата-ана өчен балаларын бәхетле итүдән дә мөһимрәк нәрсә юктыр...
    Башка эшмәкәрләр кебек үк, салым законнарының үзгәреп, җиңеләюен көтәм. Мондый сүзләр күптән йөри, бәлки быел алар чынга ашар һәм безгә дә эшләргә җиңел булыр иде.
    Ринат Шәрипов, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры:
    - Үтеп баручы ел әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Аларның берсе - мәктәбебезнең яңа, заманча бинага күчүе. Монда яшь спортчыларны теләсә кайсы дәрәҗәдәге ярышларга хәзерләү өчен бөтен шартлар тудырылган. Тренер-укытучыларыбыз һәм шәкертләребез моны тиз аңладылар. Балалар монда спортның яраткан төрләре белән рәхәтләнеп шөгыльләнәләр, сәламәтлекне генә түгел, рухны да ныгыталар.
    Армия кул көрәше белән шөгыльләнүче шәкертләрем дә мине шатландырып торалар. Быел гына да без Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә, Нократ Аланында үткәрелгән берничә дәрәҗәле ярышларда катнаштык. Күптән түгел үзебездә үткән ярышлар да безнең өчен бик уңышлы булды. Бу чемпионнар турнирында без дүрт- беренче, дүрт- икенче һәм өч өченче урынны алдык һәм нәтиҗәдә командабыз җиңеп чыкты. Барлык ярышларның нәтиҗәләре буенча Игорь Емельяновский, Александр Еланин, Әмир Вәлиев һәм Мөхәммәт Минсәгыйров Костромада үтәчәк Россия Кубогы ярышларында катнашу өчен республика җыелма команда составына кертелделәр. Яшь спортчыларыбыз киләчәктә дә җиңүләре белән шатландырырлар дип өметләнәм.
    Владимир Капитов, Болгар шәһәре:
    - Быел безнең шәһәрдә күгәрчен сөючеләр клубы оешты һәм миңа шул ягы белән искә кереп калды. Ул берничә дистә кешене үзенә берләштерә һәм шул исәптән мин дә аңа кердем. Мин күгәрченнәр үрчетү белән кечкенәдән шөгыльләнәм, хәзерге вакытта 80гә якын күк күгәрченем бар. Бу мавыктыргыч шөгыльгә башка кешеләрне, аеруча яшьләрне, җәлеп итәсе иде.
    Без төрле чаралар оештырабыз. Мәсәлән, күптән түгел район Мәдәният йортында үткәрелгән күргәзмәгә шактый кеше җыелды. Җәен үткәрелгән ярышлар да зур кызыксыну уятты.
    Бәлки озакламый бер-беребез белән аралашу, очрашу, тәҗрибә уртаклашу өчен бүлмә табарбыз дип өметләнәм.
    Николай Шемуратов, крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы (Танкеевка авылы):
    - Бу ел безнең өчен истәлекле булды - улыбыз Алексей беренче класска укырга керде. Гаиләбез өчен бу зур яңалык. Укытучылар сүзенә караганда, ул яхшы гына укый. Ләкин соңгы елларда авыллардагы мәктәпләрне үзгәртә, яки бөтенләй яба башладылар, шуңа күрә без балаларның язмышы өчен борчылабыз. Минемчә, бу бик дөрес эш түгел, мин улыбызның үзебезнең күз алдында үсүен, белем алуын телим. Башка ата-аналар да шундый фикердә: шулай булса, без дә тыныч булыр идек, авыл да киләчәген югалтмас иде.
    Нинель Садриева, Болгар заповеднигының"Сувар" филиалы мөдире (Кузнечиха авылы):
    - Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә йортыма газ керде. Бу һәркем өчен шатлыклы вакыйга, ә минем кебек ялгыз яшәүче кеше өчен икеләтә шатлык. Хәзер утын хәзерләү турында кайгырмаска да була. Газ ягып җылытуның никадәр уңайлы булуын беренче көннәрдә үк белдем. Дөрес, газ белән ягу кыйммәткәрәк төшсә дә, өстенлеге бәхәссез ...
    Газ кертү мәшәкатьләреннән баштарак куркып йөрсәм дә, бер башлагач, бөтен эшне ике ай эчендә башкарып чыктым. Миңа акчалата һәм киңәшләре белән ярдәм күрсәткән кешеләргә, газ җиһазларын тиз һәм сыйфатлы итеп урнаштырган "Газсантехсервис" һәм район газ хезмәте белгечләренә олы рәхмәтемне белдерәм.
    Тагын бер шатлыгым бар - ел ахырында минем берничә еллык хезмәтемнең нәтиҗәсе булган басма дөнья күрде. "Спас районы буенча юлкүрсәткеч" Казандагы югары уку йортларының берсендә укыткан Альберт Хәйдәров һәм газета укучыларга үзенең язмалары буенча яхшы таныш булган туган якны өйрәнүче Николай Марянин белән бергә хәзерләнде. Юлкүрсәткеч тарих фәннәре кандидаты, күренекле археолог Фаяз Хуҗин редакциясе астында басылды. Басма туган як тарихын яраткан һәр кешенең күңеленә хуш килер дип ышанам.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: