Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр бер сумга – дүрт сум өстәләчәк...

Якшәмбе көнне, 18 гыйнварда, безнең район үзәгендә референдум үткәреләчәк. Шәһәр кешеләренә, Болгарда яшәүче балигъ булган һәр кеше 300 сум күләмендә үзара салым акчасын түләргә ризамы, дигән сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Михаил Тюленев, иҗтимагый совет һәм район ветераннар советы рәисе. Үзара салым шәһәр бюджетын тулыландырырга мөмкинлек бирүче мөһим финанс сәясәте....

Якшәмбе көнне, 18 гыйнварда, безнең район үзәгендә референдум үткәреләчәк. Шәһәр кешеләренә, Болгарда яшәүче балигъ булган һәр кеше 300 сум күләмендә үзара салым акчасын түләргә ризамы, дигән сорауга җавап бирергә кирәк булачак.
Михаил Тюленев,
иҗтимагый совет һәм район ветераннар советы рәисе.
Үзара салым шәһәр бюджетын тулыландырырга мөмкинлек бирүче мөһим финанс сәясәте. Халыктан җыелган һәр бер сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум бүлеп бирелүен исәпкә алып, шәһәрне төзекләндерүгә тотылачак чыгымнарның бермә-бер артуына өметләнергә була.
Безнеңчә, җыелган акчаны беренче чиратта шәһәрнең көньягындагы урам юлларын төзекләндерүгә тотарга кирәк. Шулай ук шәһәр зиратларына койма тоту, һәйкәлләргә ремонт ясау да таләп ителә. Кискен торган кайбер проблемаларны хәл итү өчен дә шактый акча кирәк.
Өстәмә керем алудан тыш, үзара салым түләү шәһәр казнасын тулыландырырга ярдәм иткән һәр Болгар кешесенә шәһәрдәге уңай үзгәрешләрдә аның да өлеше бар дип тоярга мөмкинлек бирә. Бу чынлап та зур эшкә керткән сизелерлек өлеш булачак.
Шәһәрнең балигълык яшенә җиткән халкы референдумда катнашып, үзара салым кертүгә ризалыгын бирер, дип ышанасы килә.
(Материал инициатива төркеме тарафыннан хәзерләнде һәм түләүсез басыла).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев