Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Парклар маршы» старт алды

26 мартта тугызынчы тапкыр табигатьне саклау буенча Халыкара "Парклар маршы" старт алды.

Быел Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, ул "Табигатьне янгыннардан саклыйк" девизы астында үтәчәк. Акциянең максаты - табигатьнең аеруча саклана торган территорияләренең экологик торышына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, шулай ук яшь буында табигатьне саклауга сакчыл караш тәрбияләү.
Сигез ел дәвамында региональ әһәмияткә ия булган "Спас" дәүләт табигый заказнигы җитәкчелеге тарафыннан оештырылган акцияләрдә 22 меңгә якын кеше катнашты. "Парклар маршы" барышында укучыларның иҗади эшләре ТР Экология һәм табигый ресурслар һәм урман хуҗалыгы министрлыгы чыгара торган җыентыкларга кертелгән.
2011 елда, мәсәлән, "Лесной дозор" дигән җыентык чыкты. Алдагы саннардагы кебек, анда да безнең район укучыларының иҗади эшләре файдаланылган.
Иҗади эшләргә анализ ясау яшьләребезнең табигатьне саклау мәсьәләсенә тагын да җитдирәк каравын, җәмәгатьчелекнең, җаваплы органнарның, массакүләм мәгълүмат чараларының, бизнесның һәм практик ярдәм күрсәтүнең бермә-бер яхшыруын күрсәтә. Кешеләрдә милли табигатебез һәм мәдәниятыбыз белән горурлану һәм җаваплылык хисенең артуы аеруча уңай күренеш.
Шунысы да бар, эшмәкәрлек структуралары да бу акцияне үткәрүдән читтә тормыйлар. Мәсәлән, Александр Якимов, Владимир Монахов кебек шәхси эшмәкәрләр, "Спас оптторг" берләшмәсе әлеге акцияләрне үткәрүдә актив катнашалар. Акция барышындагы төрле эшләр һәм бәйрәм этаплары алар биргән акчага үткәрелә, конкурста җиңүчеләргә призлар сатып алына.
Үткән еллардагы кебек, "Спас" дәүләт табигый заказнигы "Парклар маршы" кысаларында "Мир заповедной природы" темасына балалар рәсемнәре һәм янгынга каршы плакат конкурслары, "Лукоморье"- балаларның иҗади эшләре, "Острова дикой природы" фоторәсемнәр конкурслары игълан итә һәм теләгән барлык кешене бу чараларда катнашырга чакыра.
Җиңүчеләрне мактаулы дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә, ә конкурста иң яхшы дип табылган эшләр "Парклар маршы-2012" акциясенә багышланган җыентыкны бастырганда файдаланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парклар маршы