Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пахомов Игорь Геннадьевич

- 4нче бер мандатлы Бураково сайлау округыннан депутатлыкка кандидат, ТР буенча "Гадел Россия" Бөтенроссия партиясенең региональ бүлегеннән тәкъдим ителде.

Соңгы елларда куркыныч хәл күзәтелә - хакимият илнең гади кешеләре үтенеченә һәм теләкләренә бөтенләй игътибар итми. Бу яктан безнең районда да шундый ук күренеш: бюджет акчасын нәрсәгә тотуны район идарәчеләре халыкның ихтыяҗларын да, теләкләрен дә исәпкә алмыйча хәл итәләр. Моны үзгәртү өчен хакимияткә халык проблемаларына игътибар бирә алырлык, аларны вакытында хәл итә белә торган яңа кешеләр кертергә кирәк, чөнки проблемаларны вакытында хәл итә алмау нәтиҗәсендә кризис тормышның бөтен якларына - авыл хуҗалыгына, эшмәкәрлеккә, сәламәтлек саклауга, хокук саклау тармакларына үтеп керде.
Авыл хуҗалыгы район үсешендә зур урын алып тора, анда байтак кеше хезмәт куя һәм тулаем продуктның шактый өлеше җитештерелә. Бу тармакта уңай үзгәрешләр булса да, гомумән хәлләр мактанырлык түгел. Узган еллардагы уңышлар, корылык аркасында булган югалтулар турында күпме генә сөйләсәләр дә, игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең эш нәтиҗәләре елдан-ел кими баруы күренеп тора: туфракның уңдырышлылыгы начарлана, терлекләрнең баш саны азая, район басуларында һәм фермаларда эшләргә теләүче кешеләр саны да кими.
Башкача булуы да мөмкин түгел. Ил җитәкчелеге губернаторлардан педагогларның хезмәт хакы регион буенча уртача хезмәт хакынннан ким булмасын дип таләп итә. Ә без механизаторның яки сыер савучының уртача еллык хезмәт хакы укытучыныкыннан ким булмаска тиеш дибез, чиновник һәм дәүләт хезмәткәренең кереме турында әйткән дә юк. "Нью Холланд"та намуслы эшләүче бер механизаторның сүзләренә караганда, хезмәт хакы вакытында бирелмәү аркасында ул хәтта банктан кредит та ала алмый, ә бит кыр эшләре вакытында аңа тәүлек буе куәтле машинада эшләргә туры килә.
Монда авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләренең гаебе бармы? Юктыр, чөнки алар да очны очка ялгап кына барып, хуҗалыкны азмы-күпме үстерү өчен күп тырышлык куялар. Аларның кайберләре бер кредитны икенчесе белән ябып, кредитлар хисабына яшәсә дә, хәлне бу гына коткарып кала алмый. Хезмәт хакы, лизинг түләүләре, бюджетка бурычлар һаман артып, хуҗалыкны банкротлыкка китерә. Акыллы хуҗалар бу хәлдән дә чыгу юлын тапканнар - техниканы теркәмиләр, шуңа күрә конкурс управляющийлары аны банкротлыкка чыгару процедурасы барышында сата алмый һәм ул элекке хуҗаларында кала. Монда башка алымнар да бар, тик аларның берсе дә аграр тармакта эшләрне тиешенчә алып барырга ярдәм итми.
Мондый шартларда ничек уңышка ирешеп булсын. Мәсәлән, районда хәзер инвесторлар ярдәме белән берничә мехцех кына эшли, калганнары ташландык хәлдә яки бөтенләй сүтелгән. Хәзер шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше турында күп сөйләнә. Әйе, мондый хуҗалыклар да бар, тик кырык яшьлек сәламәт ирләрне һәм хатын-кызларны авыру ясаган, кул хезмәте исәбенә яшәгән хуҗалыклар илне туйдыра алырмы икән? Без туксанынчы елларда механикалаштырылган авыл хуҗалыгы предприятиеләрен банкротлыкка чыгардык, ә компьютер һәм яңа технологияләр заманында яңадан кул хезмәтенә кире кайтыйкмы? Бүгенге көндә электр энергиясе артык кыйммәт булганга күрә, авыл хуҗалыкларының күбесендә тирес чыгару линияләре эшләми яки бөтенләй алып ташланган. Тармактагы бу проблеманы инвесторлар азмы-күпме хәл итәргә тырышсалар да, дәүләт моны башкарып чыга алмый. Шулай итеп, зур шәһәрләргә итнең 60-70 проценты элеккечә үк чит илдән кертелсә, ул хәзер дә шулай.
Яшьләрне бернинди вәгъдәләр белән дә авыл хуҗалагында эшләтергә мәҗбүр итеп булмый, шулай булгач, аграр тармакның үсеше турында нинди сүз алып барып булсын? Мәсәлән, быел безнең районнан авыл хуҗалыгы югары уку йортларына бер генә кеше дә кермәгән. Бу уку йортларын тәмамлаучылар да көч структураларында яки керем ала торган предприятие һәм оешмада - "Алексеевскдорстрой" ААҖ филиалына, саклык банкы, пенсия фонды һәм башка оешмаларга эшкә урнашырга тырышалар. Республика буенча иң югары үлем-китем булган безнең районда махсус комиссия төзеләчәге турында күп әйтелде, ул хәлне яхшы якка үзгәртү чаралары күрәчәк иде. Ләкин озак та үтмәде, район поликлиникасын ярты елга ремонтка ябып куйдылар, кешеләр башка биналарда чират торып интекте. Хәлнең начараюына карамастан, башка дәвалау бүлекләре дә ябылды. Халыкка медицина хезмәтен күрсәтүнең сыйфаты сизелерлек начарланды.
Районның криминаль халәте дә борчу тудыра. Җитди җинаятьләрнең артуы сизелеп тора. Моңа хокук саклау органнарының тиешенчә эшләмәве генә түгел, райондагы социаль шартларның катлаулы булуы да гаепле, ә иң мөһиме - халык закон көченә ышанмый. Законнарның эшләмәве аеруча куркыныч хәлләргә китерергә мөмкин.
Хакимияткә уйлап эш итә белә торган, яңа кешеләрнең килүе җәмгыятьтәге киеренкелекне киметергә тиеш. Бигрәк тә бу законлы рәвештә, фальсификациясез һәм басым ясамыйча гадел сайлаулар аша башкарылса. Безнең белән халык ышанып тапшырган, кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртергә сәләтле кешеләр идарә итәргә тиеш. Мин депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителгән Бураково сайлау округында халык нәкъ шундый кешене сайларга тиеш. Халык арасында абруй казанган булса да, авыл кешесенең моны эшләргә хәленнән килмәс дип уйлыйм. Җирлекнең җитәр-җитмәс бюджеты су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту һәм башка проблемаларны хәл итү өчен дә җитеп бетми. Аларны район дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә район үзәгендә авылның үз вәкиле булуы бик мөһим, чөнки ул авыл халкына күп бюрократик киртәләрне җиңеп, ярдәм күрсәтә ала.
Үзем турында. Мин "Болгар Арыш" җәмгыятендә экономист булып эшлим, шуңа күрә авыл проблемалары белән якыннан таныш. Югары белемле, 1991 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамладым, өч ел буе Тын океан флотында хезмәт иттем. Туксанынчы елларда башта район хакимиятендә, аннары Казанда ТР Госкомимуществода эшләдем, үз эшемне ачтым. Моннан тыш, актив җәмәгать эше алып барам, "Гадел Россия" Бөтенроссия партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе булып торам, күптән түгел Татарстан Республикасы буенча бу партиянең региональ бүлеге Советына сайландым. 2010 елда үткән җирле сайлауларда безнең бүлек вәкилләре өчен шәһәр буенча сайлаучыларның 40 процентка якыны тавыш бирде. Безнең планда шулай ук район авылларында да безнең яклы кешеләрне табу, ә бу инде аек акыллы кешеләргә хакимияткә керергә мөмкинлек бирәчәк.
Мине сайласалар, район дәрәҗәсендә авыл халкы мәнфәгатьләрен яклый алырмын дип ышанам.
Материал депутатлыкка кандидат тарафыннан әзерләнде һәм бушлай бастырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined