Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Озакламый чәчү тәмамлана

Район игенчеләренең тырышлыгы белән сабан һәм техник культураларны чәчү тулы көч белән бара, көзге чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү башланып китте. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 14 майга 37200 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән, бу пландагы мәйданнарның 96 процентын тәшкил итә. Беренчеләрдән булып чәчү кампаниясен "Болгар" Востокзернопродукт" җәмгыяте, Александр Планин,...

Район игенчеләренең тырышлыгы белән сабан һәм техник культураларны чәчү тулы көч белән бара, көзге чәчүлекләрне гербицидлар белән эшкәртү башланып китте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 14 майга 37200 гектар мәйданда чәчү үткәрелгән, бу пландагы мәйданнарның 96 процентын тәшкил итә. Беренчеләрдән булып чәчү кампаниясен "Болгар" Востокзернопродукт" җәмгыяте, Александр Планин, Сергей Юрков, Фәргать Мөхәммәтов, Ольга Семушкина, Каюм Нургалиев, Андрей Тюнев һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыклары төгәлләгән. Чәчүлек мәйданнарының күбесен сабан бодае - 11 мең гектар һәм арпа - 9,5 мең гектар били. Башка мәйданнарга солы, борчак, орлык өчен кукуруз һәм вика чәчелгән.
Техник культуралар арасында район авыл хуҗалыкларында рапс белән көнбагышка өстенлек бирелгән, алар 1100 һәм 700 гектарны алып тора. 110 гектар чамасы җиргә соя чәчелгән.
Терлек азыгы культуралары бүгенге көндә 4,5 мең гектар мәйдан били, аларның 3300 гектарына - берьеллык үләннәр һәм үлән катнашмалары, 600 гектарына фураж өчен кукуруз чәчелгән.
Уҗым басуларын гербицидлар белән эшкәртү эше башланып китте. 5100 гектар мәйданда чүп үләннәрне химик юл белән эшкәрткәннәр.
Бу эш аеруча "Болгар "Востокзерно-продукт" хуҗалыгында актив алып барыла. Агротехник чарада бер самолет һәм ике үзйөрешле агрегат эшли. Алар ярдәме белән 4000 гектар чамасы җир инде эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев