Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Отчётларны вакытында бирергә кирәк

1 октябрьдән Пенсия фонды эш бирүчеләрдән бер үк вакытта мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенең исәпләнгән һәм түләнгән иминиятләштерү взнослары расчётларын, шулай ук 2011 елның өченче кварталы өчен шәхси (персонификацияле) мәгълүматларын кабул итә. Предприятиеләр отчётны график нигезендә, ләкин 2011 елның 15 ноябреннән соңга калмыйча тапшырырга тиеш. Электрон документлар әйләнешен кертү мәгълүматлар...

1 октябрьдән Пенсия фонды эш бирүчеләрдән бер үк вакытта мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенең исәпләнгән һәм түләнгән иминиятләштерү взнослары расчётларын, шулай ук 2011 елның өченче кварталы өчен шәхси (персонификацияле) мәгълүматларын кабул итә.
Предприятиеләр отчётны график нигезендә, ләкин 2011 елның 15 ноябреннән соңга калмыйча тапшырырга тиеш.
Электрон документлар әйләнешен кертү мәгълүматлар кабул иткәндә һәм тапшырганда оешмаларның да, Пенсия фонды органының да вакытына экономия ясый, иминиятләштерүченең отчётларын вакытында тапшыруга гарантия булып тора.
Документ формалары, аларны тутыру, отчетларны электрон формада тутыру программалары турында, отчётларны тапшыру вакыты һәм башка мәгълүматлар безнең сайтта урнаштырылган. Ике төрле отчётны бер үк вакытта кабул итү хаталарны киметергә һәм отчётларның сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елдан башлап, эш бирүчеләр квартал саен иминиятләштерү взнослары буенча отчёттан тыш, персонификацияле отчёт мәгълүматларын да тапшырырырга тиеш. Бу гражданнарның пенсия хокукларын, шул исәптән булачак хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше турында мәгълүматларны яңарту һәм тулыландыру өчен кирәк. Иминиятләштергән гражданнарның пенсия хокуклары турында мәгълүматларның тулы булуы аларга пенсия билгеләгәндә зур роль уйный.
Без отчётны соңгы көнгә кадәр калдырмыйча, аны вакытыннан алда тапшырырга киңәш бирәбез. Отчётларны вакытында тапшырмаган өчен штраф рәвешендә җәза бирү каралганын да онытмаска кирәк.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X