Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Отчетларны вакытында тапшырырга кирәк

Хәзерге вакытта Пенсия фонды эш бирүче иминиятләштерүчеләрдән һәм КФХ башлыкларыннан узган ел өчен отчетлар кабул итә. Закон нигезендә, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына отчет бирми, билгеләнгән күләмдә түләнгән иминиятләштерү взнослары аларга автомат рәвештә исәпләнә. Ә КФХ башлыклары отчетны үзләре бирергә тиеш, югыйсә аларга штраф түләргә туры киләчәк. Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе...

Хәзерге вакытта Пенсия фонды эш бирүче иминиятләштерүчеләрдән һәм КФХ башлыкларыннан узган ел өчен отчетлар кабул итә.
Закон нигезендә, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына отчет бирми, билгеләнгән күләмдә түләнгән иминиятләштерү взнослары аларга автомат рәвештә исәпләнә. Ә КФХ башлыклары отчетны үзләре бирергә тиеш, югыйсә аларга штраф түләргә туры киләчәк.
Персонификация учеты бүлеге җитәкчесе Татьяна Тумаева хәбәр иткәнчә, 328 эшмәкәр арасында сиксән кешенең 2015 ел башына взнослар түләү буенча бурычлары бар. Быелгы кампаниянең үзенчәлеге шунда: шәхси эшмәкәр салым органына отчет тапшырмаган очракта, Пенсия фондында тиешле мәгълүмат булмый һәм эш бирүчегә 138627,84 сум күләмендә взнослар түләргә туры килә. Шуңа күрә взносларны вакытында һәм тулы күләмдә түләү (стажга кертү өчен) һәм салым органына еллык отчетларны вакытында тапшыру - шәхси эшмәкәрләр өчен беренче чираттагы бурыч.
Даими рәвештә медицина һәм пенсия иминиятләштерү взносларын, шулай ук пенсияне дәүләт белән бергә өстәмә финанслау программасы буенча ирекле иминияләштерү взносларын түләп бару өчен банк картасы булган шәхси эшмәкәрләргә һәм физик затларга "Автоплатеж" хезмәтен тоташтыру мөмкинлеге бар. Агымдагы түләүләр Пенсия фонды базасына карап алына.
"Автоплатеж" хезмәтен Саклык банкы бүлекләрендә һәм "Сбербанк-онлайн" интернет-банкингы аша (түләүсез) тоташтырырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев