Кадет интернат-мәктәбеннән бер төркем укучы һәм тыл хезмәтчәне Екатерина Норова "Казан-Санкт-Петербург-Казан" маршруты буенча теплоход белән сәяхәттә булып кайттылар.
Марина Зайцева
Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм быел яз билгеләп үтелгән Ленинград блокадасын өзүгә 70 ел тулуына багышлап үткәрелде. Шуңа да "Александр Радищев" теплоходына иң мактаулы кунаклар итеп шул елларның тере шаһитлары - сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, Ленинград блокадасын үтүчеләр чакырылды. Аларның һәрберсе сугыш һәм сугыштан соңгы катлаулы елларның авыр сынауларын үз җилкәсендә күтәреп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен болар барысы да зур әһәмияткә ия.
Круизны оештыручылар шулай ук буыннар элемтәсен тәэмин итүне максат итеп куйганнар иде, шуңа күрә ветераннар белән бергә сәяхәткә республиканың берничә районыннан кадет мәктәпләрендә укучылар да чыкты. Безнең мәктәптән бу круизга Александр Ляплин, Рәсим Вәлишин, Иван Кузнецов, Алексей Киселев, Алексей Мәсхүтов, Никита Широков, шулай ук укытучы Дмитрий Ключников барды. Бу егетләрне сәяхәткә юкка гына сайлап алмаганнар - аларның барысы да укуда уңышларга ирешеп, коллективның җәмәгать тормышында актив катнашалар.
Беренче көннәрдә үк кадетлар үз тормышлары турында радиотапшыруда катнаштылар. Мәсәлән, Алексей Мәсхүтов мәктәп тормышы һәм анда укучы балалар турында сөйләде, ә Алексей Киселев үзе иҗат иткән "Подвиг" шигырен укыды. Укучылар шулай ук төрле спорт ярышларында мәктәп данын якладылар. "Сабантуй" бәйрәмендә алар - беренче, футбол буенча турнирда - икенче, өстәл теннисы буенча өченче урынга чыктылар.

Сәяхәт программасы төрле экскурсияләргә дә бай булды. Теплоход елга буенда урнашкан уналты шәһәр - Түбән Новгород, Ярославль, Кижи, Свирьстрой, Санкт-Петербург, Рыбинск, Вытегра, Кострома, Плес, Козьмодемьянск, Чабаксар һәм башка шәһәрләргә кереп чыкты. Кайбер һәйкәлләр аеруча истә калырлык булды. Мәсәлән, Түбән Новгородта круизда катнашучылар кремльдә экскурсиядә булдылар, сугышта һәлак булган каһарманнар истәлегенә мемориаль комплексны карадылар. Хәрби техника куелган Җиңү паркы да күңелләрдә зур тәэсир калдырды.
Вытеграда исә "Б-440 су асты көймәсе" музее игътибар үзәгендә булды. 1969 елда Ленинградның Ново-Адмиралтейск заводында төзелгән көймә 31 ел буе хәрби сакта торган, 19 ел буе Төньяк флотның су асты көймәләре эскадрасы составына кергән. Кадетларга көймәнең барлык отсекларын да карап чыгарга мөмкинлек бирелде.
Санкт-Петербург шәһәрендә теплоход ике көн торды. Ленинград блокадасының корбаннары күпләп күмелгән Пискаревка мемориаль зиратында һәлак булучылар хөрмәтенә куелган мемориалга веноклар куеп, аларның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Аннары Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче ветераннар белән очрашу булды.
Эрмитаж, Петропавел крепосте урнашкан Куян утравы (Заячий остров), моңа кадәр күпләр бары тик рәсемдә генә күргән Петербург символлары - аерыла торган күперләр барысында да онытылмас тәэсир калдырды.
Кострома шәһәрендә егетләр кадет корпусында кунакта булдылар. Андагы кадетлар белән танышу тәҗрибә уртаклашу өчен бик файдалы булды.
Теплоходта көн саен үткәрелә торган кичәләрдә ветераннар үз тормышлары турында сөйләделәр. Музыкаль программалар исә "Не стареют душой ветераны", "Нам песня строить и жить помогает", "Споемте, друзья" темаларына багышланды. Кинозалда көн саен "Рядовые России" дигән документаль фильм күрсәттеләр. Ял итү программасына шулай ук төрле интеллектуаль уеннар, рәсем конкурсы, стенгазета чыгару, дискотекалар да кертелгән иде.
Уналты көнлек круиз тәмамлангач, анда катнашучылар үзләрен инде бердәм бер гаилә итеп тоялар иде. Хәзер алар республикабызның төрле почмакларына таралса да, бу сәяхәт турында хатирәләр алар күңелендә әле озак еллар буе сакланыр...
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев