Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Онытылмас тәэсир калды

Юлия Никитина, балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать тарихы укытучысы. Көзге каникуллар вакытында безнең мәктәпнең сәнгать бүлегенә йөрүче укучылар өчен Казанга сәяхәт оештырылды. Алар Республика дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм Казан Кремлендәге "Хәзинә" галереясында булдылар. Экскурсияләр онытылмас тәэсир калдырды. Музейда балалар алдында Россиянең сынлы сәнгать тарихы җанланган кебек булды. Ә галереяда алар...

Юлия Никитина,
балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать тарихы укытучысы.
Көзге каникуллар вакытында безнең мәктәпнең сәнгать бүлегенә йөрүче укучылар өчен Казанга сәяхәт оештырылды. Алар Республика дәүләт сынлы сәнгать музеенда һәм Казан Кремлендәге "Хәзинә" галереясында булдылар.
Экскурсияләр онытылмас тәэсир калдырды. Музейда балалар алдында Россиянең сынлы сәнгать тарихы җанланган кебек булды. Ә галереяда алар иҗатлары татар халкының милли байлыгына әверелгән татар рәссамнары Бакый Урманче, Фәрит Якупов, Лотфулла Фәттахов, Илдар Зариповның эшләре белән таныша алдылар.
XX гасырның беренче яртысында модерн һәм импрессионизм стилендә иҗат иткән талантлы рәссам Николай Фешинның күргәзмәсен галереяның горурлыгы дияргә була. Рәссамның Казанда яшәп иҗат итүе, аның таланты картиналар ясаудан тыш, скульптура, декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә, педагогикада чагылыш табуы балаларга аеруча кызыклы булды. Шуның аркасында Казан сәнгать мәктәбе Россиянең иң яхшы уку йорты булып таныла. Ә Казан шәһәренең сәнгать училищесы бу останың исемен йөртә.
Рәссам Фешин иҗатының Казан чорына караган эшләре галереяның даими экспозициясендә тора. Ләкин хәзерге вакытта күргәзмәгә рәссам 1923 елда Америкага эмиграциягә киткәч иҗат иткән картиналары куелган. Алар да бездә зур кызыксыну уятты. Барлык картиналар рәссамның үз кулы белән ясалганлыктан, балалар аеруча сокланып карадылар. Аларның зурлыгы, төрле рәсем техникаларын кулланып ясалуы, сәнгать стильләре - барысы да укучыларның игътибар үзәгендә булды.
Казанга сәяхәт барыбыз өчен дә бик файдалы булды. Укучыларыбыз үзләренең әле ныгып бетмәгән куллары белән ясаган әсәрләрендә күргәзмәдәге картиналарда күргән сәнгать алымнарын кулланырга мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев