Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Онытылмас еллар хатирәсе

    Район газетасы белән төрле кеше төрле вакытта таныша. Кайберәүләр аны яшүсмер чакта укый башласа, газета белән балачактан таныш булган укучылар да җитәрлек.

    Ильмира Җәләева.
    Мин хәзерге вакытта Алабуга шәһәрендә яшим, шуңа күрә тугыз ел инде "Новая жизнь" газетасын укырга мөмкинлегем юк. Ләкин кайчандыр Кузнечиха урта мәктәбендә укып йөргән елларда Нинель Мәсхүт кызы Садриева җитәкчелегендә яшь хәбәрчеләр түгәрәгендә шөгыльләнгән елларым әле дә хәтеремдә саклана. Без ул чакта район газетасы белән тыгыз элемтәдә тордык.
    Сәләтсез укучы юк диләр, бу түгәрәк безнең һәрберебезнең сәләтләрен ачып бирергә ярдәм итте. Беренче чиратта, без үз фикерләребезне төгәл һәм дөрес итеп әйтеп бирергә, мөстәкыйль фикер йөртергә, күзәтергә өйрәндек. Тормыш бик кызыклы бер дөнья икән бит һәм без үзебез өчен гаҗәеп кызыклы ачышлар ясадык! Ә үз көчеңне яшь хәбәрче эшендә сынап карау икеләтә кызык булды. Минем өчен бу бигрәк тә яраткан шөгыльгә әйләнде. Район газетасында безнең мәктәп хәбәрчеләренең язмалары чыккан саен, газета белән кызыксыну арта барды. Мин, мәсәлән, һәрвакыт яңа материаллар эзләргә тырыштым, чын хәбәрче кебек, бер яңалыкны да игътибардан читтә калдырмадым. Мәктәп һәм авыл тормышы турында сөйләп кенә калмыйча, үз тәэсирләрем белән уртаклаша идем, теге яки бу мәсьәлә буенча үз фикеремне әйтергә өйрәндем.
    Ә район газетасы битләрендә язмаларыбыз, шигырьләребез басылып чыкса, бу безнең өчен чын бәйрәмгә әверелә иде. Минем өчен яшь хәбәрчеләр түгәрәгенә йөреп, газета белән хезмәттәшлек иткән чорда туплаган тәҗрибәм киләчәк тормышымда бик кирәк булды. Мәктәпне бетергәч, мин Алабуга Дәүләт педагогия университетының рус теле һәм әдәбияты, практик журналистика факультетын тәмамладым. Яшь хәбәрче булып эшләгәндә алган күнекмәләр миңа укыганда да, киләчәктә дә кирәк булды, дип әйтә алам.
    Бу шәһәрдә яши башлагач, мин җирле басмалар өчен язмаларымны җибәреп карадым. Нәтиҗәләре булса да, алар никтер мине канәгатьләндермәде... Менә шул чакта гына мин Нинель Мәсхүт кызының да, редакция хезмәткәрләренең дә безнең язмаларда балаларча самимилек белән язылган үзенчәлекләрне сакларга тырышуларын аңладым. Аларга моның өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
    Ә чыккан язмаларыбыз өчен азмы-күпме акча алганда ничек шатлануыбызны белсәгез иде! Ул безнең күңелләрне тагын да күтәреп җибәрә һәм башкалардан уздырырыга тырышып, бер-беребез белән ярышып яза идек. Безнең тырышлык юкка булмады. Мәсәлән, күпләребез "Новая жизнь" тарафыннан үткәрелгән конкурсларда лауреат исемен алып, дипломнарга, төрле бүләкләргә ия булдылар. Ә без иптәш кызым Анастасия Сарандаева белән бергә "Алтын каләм" - "Золотое перо" республика яшьләр матбугаты фестиваленең башта район, аннары республика этабында җиңеп, Иделдә "Борис Полевой" теплоходында сәяхәткә чыктык. Фестиваль логотиплары төшерелгән майканы һәм бейсболканы мин әлегә кадәр саклыйм. Без, җиденче класс укучылары, фестивальдә иң яшь катнашучылар булганлыктан, майка миңа әле генә ярый башлады! Ул чакларны әле дә сагынып искә алам.
    "Новая жизнь" газетасы минем тормышымда һәрвакыт зур урын алып торды. Журналист һөнәре алсам да, бүгенге эшем журналистикага бәйле түгел. Моның өчен бераз үкенеч тә бар. Бәлки, миңа кайчандыр түгәрәк җитәкчесеннән, газета хезмәткәрләреннән алган кебек ярдәм җитеп бетмәгәндер. Алар бит безнең белән зур эш башкарып, үзебезне күрсәтергә мөмкинлек бирделәр, тупланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
    Бирелгән мөмкинлектән файдаланып, чын күңелдән яраткан газетамны, аның укучыларын газетаның якынлашып килүче 95 еллык юбилее белән тәбрик итәм. Бу - безнең уртак бәйрәмебез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: