Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәтиҗә ясалды

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Экзам Гобәйдуллин район территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу барышында сайлау участокларын һәм участок сайлау комиссияләрен оештыруга нәтиҗә ясалды. Аерым алганда, 42 сайлау комиссиясе составына "Бердәм Россия", "Гадел Россия", КПРФ һәм ЛДПР сәяси партияләренән, шулай ук "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте, муниципаль...

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Экзам Гобәйдуллин район территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белән очрашты.
Очрашу барышында сайлау участокларын һәм участок сайлау комиссияләрен оештыруга нәтиҗә ясалды. Аерым алганда, 42 сайлау комиссиясе составына "Бердәм Россия", "Гадел Россия", КПРФ һәм ЛДПР сәяси партияләренән, шулай ук "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый-сәяси хәрәкәте, муниципаль берәмлек органнары һәм сайлаучылар җыелышы тәкъдим иткән 208 кеше керүе билгеләп үтелде. Биш елга оештырылып, даими нигездә эшләүче участок комиссиясе әгъзаларының күбесендә мондый эш тәҗрибәсе бар инде.
Участок сайлау комиссияләренең бу составына Дәүләт Советы, җирле хакимият органнарына депутатлар, Татарстан Республикасы Президентын, Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар үткәрү буенча зур эш башкарырга туры киләчәк.
Тиздән участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укытуны оештыру, башка кичектергесез мәсьәләләрне хәл итү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев