Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Җәнлекләр безнең ярдәмгә мохтаҗ

    Ир-атларның күбесе ауга йөрергә ярата. Тик, җәнлекләр аулаудан тыш, аучылар тереклек дөньясын саклау, табигый байлыкларны арттыру турында да онытмаска тиеш. Аучылар җәмгыятенә керүчеләр алдына әнә шундый бурычлар куелган. Алар бу эшне ничек башкаралар?

    Егор Самохвалов,
    Куйбышев район аучылар җәмгыяте идарәсе рәисе.
    - Безнең җәмгыять 180 аучыны берләштерә. Быелгы сезонга куян һәм төлке ату өчен аларга 86 юллама бирелде. Быел шулай ук сусар һәм көртлек ауларга да рөхсәт алынды. Ә менә эре җанварларның (поши, кабан дуңгызы һәм кыр кәҗәсе) баш санын арттыру максатында, аларны быел ауларга рөхсәт ителми. Моның уңай нәтиҗәсе инде сизелә дә башлады.
    Соңгы биш ел эченә аучылык җәмгыяте территориясендә 4 стационар җимлек, шулай ук кыр кәҗәләре өчен 9 җимлек, пошилар өчен 22 тозлык, урман һәм кыр киеге өчен 200 өстәмә тукландыру мәйданчыгы оештырылды. Өстәмә тукландыру чорында 2014-2015 елларда бу объектларга 25 тоннадан артык азык (арпа, көнбагыш орлыгы, кукуруз), 350 килограмм тоз һәм 3,5 тонна печән китерелде. Боларның барысы да фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр күрсәткән иганәче ярдәме белән сатып алынган.
    Агымдагы елның гыйнвар урталарыннан кышкы маршрут учетын - кардагы эзләр буенча кыргый җәнлекләр санын билгеләүне башлап җибәрдек. Моның белән безнең аучылык җәмгыяте егерьләре шөгыльләнә. Алдан алынган нәтиҗәләр буенча, узган ел белән чагыштырганда җәнлекләрнең саны артуы күзәтелә.
    Ни кызганыч, сирәк булса да, браконьерлык очраклары бар. Агымдагы елның гыйнвар башында гына безнең аучылык җәмгыяте егерьләре, ТР Тереклек дөньясын саклау һәм аның объектларыннан файдалану идарәсенең региональ бүлеге җитәкчесе Алексей Коптелов, инспектор Александр Корчагин һәм Спас районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре уздырган бердәм рейд барышында снегоходта төнлә белән тиешле документлардан башка ауга чыккан ике Болгар кешесе тотылды. Бу факт буенча административ хокук бозу протоколы төзелде. Моннан тыш, кемнәрдер җимлекләрне вата, аларны даими рәвештә яңартырга туры килә.
    Кыргый җәнлекләр арасында котыру авыруы очраклары буенча да районда хәл киеренке. Мәсәлән, 2014 елда район территориясендә бу авыруның биш очрагы теркәлде һәм алар лабораториядә расланды. Котыру очракларының икесе - Болгарда (мәче, төлке) булган, Кузнечиха, Фадеевка һәм Полянкада (төлкеләр) берәр очрак теркәлгән. Быел инде лаборатория тикшерүләре Красный Валда һәм Татар Такталыда төлкеләр арасында ике котыру очрагы булуын раслады.
    Узган ел хастаханәгә хайваннар тешләгәннән соң ярдәм сорап, барлыгы 90 кеше мөрәҗәгать иткән.
    Аучылык җәмгыяте егерьләре Татохотрыболовобщество һәм ТР Тереклек дөньясын саклау һәм аның объектларыннан файдалану идарәсе биргән рөхсәт буенча төлкеләр атуны дәвам итәләр. Ел саен кыргый җәнлекләргә котыру авыруына каршы иммунизация ясала. Ә кешеләр арасында котыру авыруын булдырмый калуның төп профилактик чарасы - эше буенча авыру эләктерү куркынычы булган кешеләргә, шул исәптән аучыларга да, прививкалар ясау. Бу процедура безнең район үзәк хастаханәсендә ясала һәм ау, кыргый табигать белән бәйле һәр кеше бу турыда ныклап уйланырга тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: