Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Нинди алар, бүгенге яшьләр?

    Яшьләр көне алдыннан безнең хәбәрчебез әнә шундый сорау белән кайбер газета укучыларга мөрәҗәгать итте.

    Илнар БЕЛЯЕВ,
    оештыру-методик эшләр буенча район хастаханәсе баш табиб урынбасары:
    -Мәгълүмат технологияләре зур үсеш алган бүгенге заманда яшьләр күп белергә, үз алларына максат куеп яшәргә тиеш. Минемчә, хәзерге яшьләрне бар яктан да алга киткән, дип әйтергә тулы нигез бар. Әмма укып белем алу, аннан эшкә урнашу елдан-ел катлаулана бара. Элек, мәсәлән, мондый проблема бөтенләй булмаган.
    Бу яктан алганда, мин үземне бәхетле, дип саный алам. Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң без хатыным белән туган шәһәребезгә кайттык. Миңа район хастаханәсендә эш табылды. Бераздан торак мәсьәләсе дә уңай хәл ителде: социаль найм килешүе буенча яңа төзелгән йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр.
    Яңа тормыш башлау өчен мондый мөмкинлекләр барында иркенләп эшләргә, балалар үстерергә дә була.
    Анна ГОРШУНОВА,
    «Колосок» балалар бакчасының кече тәрбиячесе:
    - Яшьләребез начар, димәс идем, тик менә алар өлешенә кыенлыкларның күп туры килүе генә борчый. Белем алу, эш табу, торак мәсьәләсен хәл итү - болар яшьләр өчен иң актуаль проблемаларның берсе. Әмма тормышта бер нәрсә дә җиңел бирелми.
    Минем язмышны бер очрак хәл итте. Юристлыкка укыганнан соң кайда эшкә урнашыйм, дип уйланып йөргән көннәр иде. Балалар бакчасында вакытлыча ялга киткән тәрбиячеләрне алыштырырга кеше кирәк, дип ишеттем. Шунда барып карарга булдым. Тәрбияче эше ошады, җиде ел инде бакчада эшлим. Балалар янында һәрчак күңелле. Өлкән тәрбияче булу өчен педагогик белем алу турында да хыялланам.
    Руслан АНУФРИЕВ,
    полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге стажеры:
    - Бу сорауга бер яклы гына җавап биреп булмый кебек. Шулай да, тормышта миңа гел әйбәт яшьләр генә очрады.
    Мин җәмәгать тәртибен саклаучы инспектор сыйфатында стажировка үтәм. Органнарда эшләү турында балачактан хыялландым. Казан дәүләт технология университетын тәмамладым. Биредә хәрби кафедрада укып лейтенант дәрәҗәсе алдым. Биш ел эчендә һөнәр дә үзләштердем, үземне физик яктан да яхшы хәзерләдем. Шуңа күрә эчке эшләр органнарында эшләп карыйсы килде.
    Эшемне яратам, хезмәттәшләрем дә гел ярдәим итеп торалар. Җәмгыятькә файдалы кеше буласым килә.
    Ксения БЕДОВА,
    район Мәдәният йорты директоры:
    - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаганнан соң, туган шәһәремә кайтып, Мәдәният йортына эшкә урнаштым. Моңарчы да биредә бер ел эшләргә туры килде: кызларга хореография дәресеннән белем бирдем. Заманында балалар сәнгать мәктәбендә укыган идем.
    Биредә миңа барысы да яхшы таныш, шуңа күрә эшләве дә җиңел. Коллективта күбесенчә яшьтәшләрем - кичәге студентлар. Шуңа да карамастан, мин аларны яхшы белгеч, эшләрен яратып, иҗади башкаручы кешеләр, дип атар идем. Бергәләшеп концертлар, төрле очрашулар, башка чаралар оештырабыз. Бездә шәһәр мәктәпләрендә укучы балалар өчен хореография, вокал, театр, декоратив-гамәли сәнгать төре белән шөгыльләнү өчен әйбәт мөмкинлекләр тудырылган. Түгәрәкләргә дә теләп йөриләр. Аларга һәм башкаларга карап, бүгенге яшьләр инициативалы, тырыш, сәләтле, дип әйтә алам. Бары тик бу сыйфатларны вакытында күреп, аларга ярдәм кулы сузарга гына кирәк.
    Наталья КОЗИНА,
    сатучы:
    - Яшьләргә карашым төрлечә. Арада мөстәкыйль, белемле, хезмәт сөючән яшьләр бик күп. Беркайда да укымаучы, эшләмәүче, эчүчелек белән мавыгучылар да юк түгел. Мондыйларга сүз әйтергә дә ярамый…
    Элек, әти-әниләрнең әйтүенә караганда, аларны аз булса да тәрбияләү максатында хезмәт белән дәвалау профилакторийлары оештырылган, җәмәгатьчелек тарафыннан тиешле чаралар күрелгән. Хәзер боларның берсе дә юк.
    Минемчә, бүгенге яшьләр күбрәк дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Карагыз әле сез, бөтен нәрсә: хастаханәдә дәвалану, баланы бакчага йөртү, югары һәм махсус-урта уку йортларында белем алган өчен никадәр акча түләргә кирәк. Әле укып кулыңа диплом алгач та эш таба алмыйча аптырап йөрисең. Хезмәт хакы да мактанырлык түгел.
    Торак мәсьәләсе бик кискен тора. Аз-маз уңайлыклары булган фатир яки йорт сатып алу өчен яшьләр кайдан акча алсын? Ипотека буенча бирелгән торак өчен ай саен никадәр түләп торырыга кирәк. Ата-аналар гына ярдәм итсә инде.
    Мин ялгыз ана. Хезмәт хакым бик аз, шуңа күрә социаль яклау бүлеге аша балага ай саен ике йөз сумнар тирәсе пособие алам. Мондый пособиене кемнәр билгеләде икән? Бүгенге заманда тиен-миеннәргә яшәве җиңел түгел. Озак еллар җыйган акчага кредит акчасын да өстәп, иске йорттан ике бүлмәле фатир сатып алдым. Дөрес, уңайлыклары юк. Баш очында үз түбәң булгач, монысына да бик риза.
    Әлбәттә, хәзер яшьләргә җиңел түгел. Югары белем алгач, эшкә урнашу, торак мәсьәләсе алга килеп баса. Элеккеге вакытлар үтте, хәзер бары тик үзеңә генә таянырга туры килә. Югары белем алучылар арасында эшсез йөрүчеләр аеруча күп. Бу иң кискен мәсьәләләрнең берсе.
    Сергей ШАЛАШОВ, Спас районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе:
    - Бездә эшләгән яшьләргә карап мин бары тик мактау сүзләре генә әйтә алам. Көч структураларына эшкә килгәнче алар яхшы белем алганнар, җитди конкурс үтәләр һәм бик яхшы физик хәзерлекләрен күрсәтәләр.
    Янгын сүндергәндә дә үзләре турында түгел, ә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында уйлап эш итәләр. Аеруча кыен вакытларда, ялда булуларына карамастан, иптәшләренә ярдәм итәргә килеп җитәләр.
    Безнең егетләр спорт белән шөгыльләнәләр, төрле ярышларда катнашалар. Кыскасы, булдырасыз, егетләр дип әйтәсе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: