Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ни чәчсәң, шуны урырсың...

Хәзер базарларга һәм кибетләргә күп төрле яшелчә һәм чәчәк орлыклары сатуга чыкты. Аларны ничек дөрес сайларга?

Алсу НасрЕтдинова,
ТР Госсельхознадзор идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы.
Мул уңыш алу өчен чәчүлек орлык сатып алганда кайбер кагыйдәләрне белергә кирәк. Орлык пакетларында язылган мәгълүмат ышаныч уятмаса, андый товарны алмавыгыз хәерлерәк. Мәсәлән, пакетның бер ягында орлыклар бер вакытта, ә икенче ягында - икенче вакытта тишелеп чыга дип язылган булса, орлыкларның срогы чыккан һәм алар бөтенләй тишелмәскә мөмкин.
Орлык тутырылган пакетның тышында түбәндәге мәгълүматлар язылырга тиеш: сатучы оешманың яки фирманың исеме, адресы һәм телефоннары, культураның исеме, аның сорты, партия номеры, авырлыгы яки данәсе, сату срогы. Пакетларда күрсәтелгән вакыт орлыкларның чәчүгә яраклы булуын күрсәтми, ә аларны сату срогын гына аңлата. Сыйфатсыз орлык аласыгыз килмәсә, сатучыдан орлыкларның сыйфаты турында документларны - сыйфат сертификаты яки таныклыгын сорап алыгыз. Андагы мәгълүматлар орлык пакетының тышында язылган мәгълүматлар белән туры килсә, мондый товарны курыкмыйча сатып алырга була. Таныклыкта шулай ук орлыкларның тишелеп чыгу сыйфаты күрсәтелә һәм бу срокка гарантия бирелә. Бу документта шулай ук орлык сатучы юридик затның яки шәхси эшмәкәрнең печате булырга тиеш.
Татарстан Республикасы Россельхознадзор идарәсе белгечләре яшелчә һәм чәчәк орлыкларын ваклап сатуны даими контрольдә тоталар. Бу өлкәдә кулланырга яраклы үсемлекләр Дәүләт реестрына кертелмәгән орлыкларны сату, сортын һәм чәчүлек сыйфатларын раслаучы документлардан (сертификат, таныклык) башка сәүдә итү һәм тишелеп чыгу срогы үткән чәчүлек орлыгын сату кебек бозулар республика районнарында еш ачыклана.
Орлыкларны сатып алганда чәчүлек һәм сортлык сыйфатларына документлардан тыш, сатучылардан дәүләт фитосанитария контроле актын (карантин сертификаты) да сорап алырга кирәк, чөнки Татарстан Республикасы территориясенә карантинлы чүп үләннәренең керү куркынычы бар. Карантинлы чүп үләннәр зур зыян салалар, бу очракта уңышның 80 процентына кадәр югалырга мөмкин. Чәчүлек материалы карантин фитосанитария тикшерүен үтсә дә, закон бозучылар аркасында аның бер өлеше республикага контрольсез генә үтеп керергә мөмкин. Ә нәтиҗәдә бездә очрамый торган куркыныч чүп үләннәренең бөтен республика территориясенә таралу куркынычы бар.
ТР Россельхознадзор идарәсе юкка гына саклык чаралары күрми. Мәсәлән, 2012 елда республикага "Аэлита-Семена" ҖЧҖ һәм "Агрофирма "Аэлита" җәмгыятьләреннән (Мәскәү шәһәре) пакетларга салынган "Королева осени" һәм "Флакке" кишер орлыгына фитосанитария тикшерүе үткәргәч, аларда карантинлы чүп үләне - өч чәчәкле ат җиләге (трехцветковый паслен) булуы ачыкланды. Аның республика территориясендә таралуына юл куймас өчен тиешле чаралар кабул ителде: пакетлардагы орлыкларның беренче партиясе җитештерүчегә кире җибәрелде, ә башкалары яндырып, юк ителде. Бу чүп үләне бакчаларга, болыннарга, кырларга, ташландык җирләргә, буш урыннарга, юл һәм су буйларына тарала. Аеруча ул яшелчә һәм бакча культураларына зыян китерә. Өч чәчәкле ат җиләге авыл хуҗалыгы культуралары уңышын бермә-бер киметә. Үсемлек үзе һәм аның җиләкләре агулы, аны терлекләр дә ашамый, яшел массага яки силоска эләккән очракта агулану куркынычы бар. Бу чүп үләннең чиктән тыш тәмсез исе авыл хуҗалыгы культураларының сыйфатын киметә һәм үсемлекнең оча торган матдәләре кешедә баш авыртуы китереп чыгара, эшкә сәләтне киметә.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә карантинлы үсемлекләрнең дүрт төре очрый: өч бүлемле амброзия (амброзия трехраздельная), кыр чормавыгы (повилика полевая), Европа кыр (европейская полевая) чормавыгы һәм бер баганалы (одностолбиковая) чормавык. Бу чүп үләннәренең безнең республика территориясенә эләгүендә кешеләрнең дә гаебе бар, чөнки аның орлыклары еракка китә алмый.
Россельхознадзор идарәсе авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләреннән, чәчүлек материалы алып кайту һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрдән мондый продукциянең сатылуы турында вакытында хәбәр итүләрен үтенә. Республикага кертелә торган чәчүлек материалына дәүләт фитосанитария контроле акты (карантин сертификаты) булуы мәҗбүри. Сорауларыгыз булса, сатучылар сезгә тиешле документларны күрсәтмәсә яки орлыклар арасында шикле чүп үләне орлыклары, бөҗәкләр, черек, төрле катнашмалар тапсагыз, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итегез: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а, Татарстан Республикасы Россельхознадзор идарәсе. Тел./факс: 8(843) 570-27-65, 277-68-29, Интернет кабул итү бүлмәсе shn.tatarstan.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев