Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Начар гадәтләргә каршы

Агымдагы елның 20 маеннан Татарстан Республикасында "Наркотикларсыз тормыш" дигән республика наркотикларга каршы акция башланды. Аның максаты - наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш. Акция республика прокуратурасы тарафыннан наркотикларга каршы комиссия, министрлыклар һәм ведомостволар, муниципаль берәмлекләр һәм җәмәгать берләшмәләре белән берлектә үткәрелә. Алар барысы да төрле сәбәпләр аркасында...

Агымдагы елның 20 маеннан Татарстан Республикасында "Наркотикларсыз тормыш" дигән республика наркотикларга каршы акция башланды.
Аның максаты - наркотик матдәләрне куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш. Акция республика прокуратурасы тарафыннан наркотикларга каршы комиссия, министрлыклар һәм ведомостволар, муниципаль берәмлекләр һәм җәмәгать берләшмәләре белән берлектә үткәрелә. Алар барысы да төрле сәбәпләр аркасында кешене үлемгә илтә торган начар гадәтләрдән коткару өчен көчләрен берләштерергә тиеш.
Агымдагы елның 1 маеннан үз көченә кергән Федераль закон әнә шушы максатларга юнәлдерелгән, аның нигезендә Җинаятьләр кодексына һәм Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертелде.
- Шушы үзгәрешләр нигезендә, - дип аңлата район прокуроры урынбасары Айнур Вәлиев, - суд тиешле карар чыгара икән, наркотиклар кулланучыларны мәҗбүри дәваларга җибәрергә мөмкин. Ләкин шуны да истән чыгармаска кирәк, мәҗбүри дәвалауга ирегеннән мәхрүм ителмәүчеләр генә җибәрелә. Наркотиклар кулланучыны диагностик тикшерүгә, профилактика һәм реабилитация үткәрүгә җибәрергә мөмкиннәр. Карарларның үтәлүен җәзалар башкару инспекциясе контрольдә тотарга тиеш.
Әгәр мәҗбүри дәвалау турында карар чыгарылган кеше судка буйсынмаса, аңа 5 мең сум штраф салырга яки 30 тәүлеккә кадәр административ кулга алырга мөмкиннәр. Ни кызганыч, мондый чаралардан башка наркотикларга бәйле кешене дәваланырга мәҗбүр итү мөмкин түгел: практика күрсәткәнчә, һәр адымда үлем сагалап торган очракта да, алар наркотикларны ташламыйлар. Димәк, бу афәтне тамырдан юк итү өчен тиешле чаралар кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев