Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәсьәләгә аерым игътибар бирелә

Узган атнада үткән район җәмәгать советы утырышында "Доступная среда" программасын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде. Утырышны ачып җибәргәндә, җәмәгать советы рәисе Михаил Тюленев районда 1928 инвалид, 6128 пенсионер һәм кыенлык белән йөри торган башка категория гражданнар яшәвен билгеләп үтте. Алар өчен социаль, көнкүреш һәм башка инфраструктура объектларына уңайлы керү урыннары бик...

Узган атнада үткән район җәмәгать советы утырышында "Доступная среда" программасын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Утырышны ачып җибәргәндә, җәмәгать советы рәисе Михаил Тюленев районда 1928 инвалид, 6128 пенсионер һәм кыенлык белән йөри торган башка категория гражданнар яшәвен билгеләп үтте. Алар өчен социаль, көнкүреш һәм башка инфраструктура объектларына уңайлы керү урыннары бик зур әһәмияткә ия.
Соңгы биш ел эчендә программаның тормышка ашырылуы турында доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Казакова чыгыш ясады. 2012 елда эшли башлаган "Доступная среда" программасы буенча шактый эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Мәсәлән, социаль яклау бүлеге бинасы, район администрациясенең, район үзәк хастаханәсе поликлиникасы һәм стационарының, Болгар урта мәктәпләренең, инвалидлар һәм башка кыенлык белән йөри торган категория гражданнар яшәгән биш күпфатирлы йортның керү урыны үзгәртеп корылган. Моннан тыш, шәһәрнең җәяүлеләр тротуарында бордюр ташының биеклеге киметелгән, Ким урта мәктәбендә инвалидларга белем бирү өчен шартлар тудырылган, коррекция мәктәбе һәм картлар йортында яшәү шартлары уңайлаштырылган. Программаның гамәлдә булган чорында бу максаттан 15 миллион 297 мең сум акча сарыф ителгән.
Бу мәсьәлә буенча комментарийлары, фикерләре һәм тәкъдимнәре белән утырышта район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Егорова, ветераннар советы рәисе вазифасын башкаручы Анатолий Некрасов, иеоромонах Серафим, архитектура бүлеге җитәкчесе - өлкән архитектор Гөлнара Ермилина һәм башкалар чыгыш ясады.
Чыгыш ясаучылар төп игътибарны инвалидлар һәм кыенлык белән йөрүче гражданнар өчен шартлар тудыру буенча тырышлыкның уңай нәтиҗә бирүен билгеләп үттеләр. Мәсәлән, яңа спорт объектлары - "Олимп" универсаль спорт залы, "Дулкын" йөзү бассейны барлык күрсәткечләр буенча заманча таләпләргә җавап бирә, предприятие һәм оешмаларга тиешле паспортлаштыру үткәрелгән. Шул ук вакытта кимчелекләр дә җитәрлек. Кайбер оешмалар һәм предприятиеләр паспортлаштыруга кертелмәгән. Элемтә, сәүдә, мәдәният, кайбер социаль объектлар янына халыкның бу категориясе бара алырлык түгел. Яңа сәүдә нокталары һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү объектларын ачуга рөхсәт тә кайчакта "Доступная среда" программасы таләпләрен искә алмыйча бирелә. Халыкның бер өлеше инвалидлар проблемаларын аңламый һәм аларга ярдәм итәргә тырышмый.
Кайбер оешмаларда ишетү белән проблемалары булган кешеләр белән аралашканда кирәк булган сурдотәрҗемәчеләрне өйрәтү, аеруча музей-тыюлык территориясендә ял итү өчен өстәмә эскәмияләр кую, протезлар ясау, санаторийларга юлламаларга чират, волонтерлар, тимурчылар эше һәм башка мәсьәләләр дә күтәрелде.
Карар кабул иткәндә, бу теләкләрнең барысы да исәпкә алынды, ә программаның эше тулаем алганда хупланды. Шул ук вакытта район башкарма комитетына паспортлаштырырга тиеш булган объектлар исемлеген аныкларга һәм киңәйтергә, паспортларда билгеләнгән күрсәткечләрне тормышка ашыру өчен җаваплы бүлекләрне билгеләргә, яңа сәүдә нокталары һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтә торган предприятиеләргә тиешле экспертиза үткәрмичә ачылырга рөхсәт итмәскә, шәһәр башкарма комитетыннан кеше иң күп йөргән урамнарда өстәмә ял урыннары ясавын сорарга, БГИАМЗ җитәкчеләренә - тыюлык территориясенә йөри алмаган яки кыенлык белән йөргән инвалидарны кертүнең махсус тәртибен булдырырга кушылды.
- Бу бик җитди проблема, - дип билгеләп үтте утырыш ахырында Михаил Тюленев, - шуңа күрә без аны даими контрольдә тотачакбыз.
Фото:http://osznverhnedon.ucoz.ru/index/realizacija_municipalnoj_programmy_verkhnedonskogo_rajona_dostupnaja_sreda/0-50

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев