Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мондый мөмкинлектән файдаланырга кирәк

Владимир Марянин, җирле ЛДПР координаторы. Билгеле булганча, ноябрь ахырында "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы утырышында үзара салым буенча референдум үткәрү турында карар кабул ителде. Безнең җирле партия бүлеге бу инициативаны яклап чыкты. Шунысы да бар, кайчандыр бездә мондый салым бар иде инде. Безнеңчә, бу кешеләргә файда китерә торган кирәкле гамәл....

Владимир Марянин,
җирле ЛДПР координаторы.
Билгеле булганча, ноябрь ахырында "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек Советы утырышында үзара салым буенча референдум үткәрү турында карар кабул ителде. Безнең җирле партия бүлеге бу инициативаны яклап чыкты. Шунысы да бар, кайчандыр бездә мондый салым бар иде инде. Безнеңчә, бу кешеләргә файда китерә торган кирәкле гамәл. Һәр җыелган бер сумга республика бюджеты бирә торган дүрт сумнан файдаланып, җыелган акчага шактый кирәкле эшләр башкарырга мөмкин. Әлеге программа гамәлдә булганда уңай карар кабул итәргә кирәк. Чөнки хәлнең теләсә кайсы вакытта үзгәрүе бар.
Бу проектны тормышка ашыруның тагын бер уңай ягы бар - һәр кеше үз шәһәрен яки авылны төзекләндерүдә үзеннән өлеш кертүен күреп тора. Шул ук утырышта җыелган акчаны зират коймаларын, һәйкәлләрне ремонтлауга, шәһәр кырыендагы кайбер урамнарга вак таш җәю өчен тоту турында карар кабул ителде. Һәр кеше аз-азлап кына акча бирсә дә, җыелган сумма иң кирәкле эшләрне башкарып чыгарга ярдәм итәчәк. Бу бер дә начар түгел. Моның уңай якларын районның Иске Рәҗәп, Полянка, Көек, Аграмак авыллары үрнәгендә күрергә мөмкин. Авыл халкы бу эшнең мөһимлеген аңлап эш итте, шуңа күрә аларны хәзер референдумда катнашырга үгетләргә кирәк түгел, алар үзләре акча түләргә һәм аннан ничек файдаланырга кирәклеге буенча тәкъдим кертергә әзер.
Тагын шунысы да бар, үзара салым программасы илнең бөтен төбәгендә дә кертелмәгән. Ә безгә республика хакимияте өстәмә керем алырга мөмкинлек бирде. Башта без һәйкәлләрне һәм юлларны ремонтларбыз, аннары паркларны, күлләрне чистартырга, ял урыннары оештырырга да чират җитәр. Халык тырышлыгы белән җыелган акча исәбенә башкарасы эшләр аз түгел. Ә бу бары тик бездән генә тора. Шуңа күрә үзара салым буенча референдум үткәрүне яклап чыгам һәм бу эшнең кирәклеген аңлаган һәр кеше уңай карар кабул итәр дип ышанам.
(Материал инициатива төркеме тарафыннан хәзерләнде һәм түләүсез басыла).
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев