Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөмкинлектән файдаланып калыгыз

Безнең районда бүген 503 кеше пенсияне дәүләт финанславы программасында катнаша. Шуларның 258е взносларны мөстәкыйль түли, 245 кешенекен эш белән тәэмин итүчеләр түләп бара.

Өч ел дәвамында эшләп килүче әлеге программа нигезендә, иминиятләштерелгән затларга үзләренең булачак пенсияләрен үзләренә формалаштыруда катнашу мөмкинлеге тудырылды. Пенсиянең тупланма өлешенә елына 2 меңннән 12 мең сумга кадәр акча күчергән һәр кешегә дәүләт ярдәм күрсәтәчәк. Программаның гамәлдәге вакыты чикләнгән: пенсиянең тупланма өлешенә дәүләт ярдәме гаризаларны 2013 елның 1 октябренә кадәр тапшырган кешеләргә генә күрсәтеләчәк. Программа 10 елга исәпләнгән.
Агымдагы елның 1 июленнән пенсиянең тупланма өлеше түләнелә башлады. Бу "Пенсия тупланмалары акчасы исәбенә түләүләрне финанслау тәртибе турында"гы Федераль закон нигезендә каралган. Пенсиянең тупланма өлешен бер тапкыр алу хокукы социаль пенсия алучыларга яки картлык буенча пенсия алып, дәүләт финанславы программасы кысаларында үзләрненең тупланма өлешенә иминият акчасы түләүчеләргә бирелә. Мәсәлән, пенсионер 2012 елда өстәмә иминиятләштерү взносларын 12 мең сум күләмендә түләсә, 2013 елның маенда дәүләт әлеге суммага үзеннән тагын 12 мең сум акча өстәп бирәчәк. Июль аенда теләге булган пенсионер 24 мең сум күләмендә акча ала.
Пенсия тупланмалары тагын түбәндәге кешеләрдә була:
- 1953 елда туган һәм аннан яшьрәк ир-атлар (1953-1966 елда туучылар), 1957 елгы хатын-кызлар һәм аннан яшьрәкләр (1957-1966 елда туучылар);
- теләсә кайсы елда туган эшмәкәрләр (2002 елдан 2005 елның апреленә кадәр түләнгән взнослар һәм инвестицияләүдән кергән табыш);
- 1967 елгы һәм аннан яшьрәк иминиятләштерелгән затлар (шул исәптән ир-атлар, хатын-кызлар һәм эшмәкәрләр, 2002 елдан бүгенгә кадәр түләнгән взнослар һәм инвестицияләүдән алынган табыш).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев