Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөмкинлекләрдән тулы файдаланырга кирәк

Чәчәкле авылы Мәдәният йортының зур тамаша залы ягып җылытылмаса да, авыл җирлеге башлыгының узган ел башкарылган эшләр турындагы отчетын тыңларга һәм борчыган сорауларга тиешле җаваплар ишетергә өметләнеп, байтак халык җыелган иде.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Бүген җирлек территориясендә 270 хуҗалык бар, анда 580 кеше яши. Бу саннар элеккеге еллар белән чагыштырганда шактый кимегән (туксанынчы елларда, мәсәлән, җирлектә 1100 кеше яшәгән). Авылның "картаюы" турында да әйтми булмый: пенсионерлар саны 180гә җитеп килә, 18 яшькә кадәрле яшьләр саны 80нән дә азрак. Эшкә яраклы кешеләрнең уртача яше 45 яшь. 2012 елда Чәчәкледә нибары ике генә бала туган, аларның да туу турындагы таныклыгын әти-әниләре Казаннан алган. Бу балалар авылда теркәлгән булсалар да, җирле халык исәбенә кермиләр. Бу яктан караганда, Йолдыз поселогындагы хәл дә мактанырлык түгел. Бер ел эчендә генә дә биредәге кешеләр саны 20гә кимегән. Үлүчеләр күп, шәһәрләргә эш эзләп чыгып китүчеләр дә байтак.
Җирлек территориясендәге мәктәптә 22 бала укый. Бюджет акчасын экономияләү максаты белән, узган ел "Ак каен" балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелгән. Биредә сабыйлар өчен бөтен шартлар тудырылган, һәрчак җылы һәм якты. Шулай да, җирлек башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлева үзенең докладында билгеләп үткәнчә, балалар алдагы елларда да шулай аз туса, киләчәктә әлеге мәктәпкәчә учреждениенең ябылу ихтималы бар. Авылның киләчәген өметле итү өчен демографик хәлне ничек тә булса үзгәртергә кирәк. Бүген бакчага йөрүче ун баланың өчесе көзен беренче сыйныфка укырга керергә җыена. Димәк, 6 кешедән торган мәктәпкәчә учреждение коллективына җиде бала белән генә шөгыльләнергә туры киләчәк…
Җирлектә ике клуб эшли. Узган ел район бюджеты акчасына бильярд, теннис өстәле, музыка аппаратлары сатып алынган. Чәчәкле Мәдәният йортына капиталь ремонт ясау турындагы мәсьәлә дә уңай хәл ителәчәк, моның өчен өч миллион сумнан артык акча бүлеп бирелергә тиеш.
Бүген авыл халкының тормышын ярдәмче хуҗалыктан башка күз алдына китереп булмый. Җирлек Советы һәм депутатлар да мондый хуҗалыкларга ярдәм итәргә тырыша. Табышлы эш белән җиң сызганып шөгыльләнергә теләк белдерүчеләрне дәүләт үз ярдәменнән ташламый. Узган ел, мәсәлән, сыер асраучыларга 1142 мең сумга бушлай ашлык фуражы өләшкәннәр. Үткән ел 26 гаилә ярдәмче хуҗалыкларын үстерү өчен 4935 мең сумлык льготалы кредит алган, бу акчага мөгезле эре терлек, җир эшкәртү техникасы, башка агрегатлар сатып алганнар. Махсус программа нигезендә 64 кеше үз эшен башлап җибәргән.
Халык 420 баш сыердан 800 тонна сөт, 182 тонна ит, 2,5 тонна бал һәм башка төрле продукция саткан. Лизинг буенча халыктан сөт җыю өчен яраклаштырылган "Газель" автомобиле сатып алынган. Ике яшь гаилә йорт тергезә.
Җирлек территориясендә берничә елдан бирле ике пилорам уңышлы эшләп килә. Биредә 15ләп кеше хезмәт куя. Аларның продукциясен Ульяновск өлкәсендә, Тольятти, Казан шәһәрләрендә теләп сатып алалар. Йолдыз поселогындагы Курмашевлар гаиләсендә бытбылдык үстерәләр, аның организмга файдалы итенә һәм йомыркасына сорау һәрчак зур. Илдус Хәмидуллин балта остасы буларак танылу алган. Ул ясаган өстәл, урындык, тәрәзә рамнары һәм яңаклары, кухня җиһазлары сыйфаты буенча кибетләрдә сатылучы әйберләрдән бер ягы белән дә калышмый.
Җирләрнең күпчелек өлешеннән "Кызыл шәрык" җәмгыяте файдалана. Әлеге җәмгыять халыктан 938 гектар пай җирләрен сатып алган, әле тагын дәүләт фондыннан арендага алган 135 гектар җире дә бар. Халык 648 гектар пай җирен үз милке итеп рәсмиләштергән. Авылда яшәү өчен шартлар җитәрлек: барлык йортларга газ кертелгән, халыкның күпчелеге телефоннан файдалана, 50 гаилә Интернет челтәренә тоташтырылган, үзәк урамга асфальт түшәлгән. Кышкы чорда урамнар, авыл халкы белән төзелгән килешү нигезендә, кардан чистартыла. Су белән тәэмин итү башнялары "Водоканал" җәмгыятенә арендага тапшырылган, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмый. Башняларның барысына да янгын гидрантлары урнаштырылган.
Полициянең өлкән оперуполномоченные Алмаз Сафин сүзләренә караганда, узган ел авыр җинаятьләр теркәлмәгән. Халыктан 12 мөрәҗәгать кабул ителгән, аларның барысы буенча тиешле чаралар күрелгән, 23 административ беркетмә төзелгән.
Утырышта катнашучылар һәм Совет депутатлары авыл тормышының төрле якларын чагылдырып, җирлек башлыгы докладын тагын да тулыландырдылар. Җирле хакимият адресына карата җитди тәнкыйть сүзләре әйтелмәсә дә, борчыган кайбер проблемаларны да кузгаттылар.
Ата-аналар, мәсәлән, җирле мәктәптә инглиз теле укытучысы булмавыннан зарландылар. Алар үз акчалары исәбенә Иж-Борискино авылы мәктәбе укытучысын алып килергә мәҗбүр. Моны ничек аңларга? Сессиядә катнашкан район башлыгы Камил Нугаев район мәгариф бүлеге җитәкчесенә ашыгыч чаралар күрүне йөкләде.
- Яхшы яшисең килсә, тырышып эшләргә, булган һәр мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланырга кирәк, - дип ассызыклады үзенең чыгышында район башлыгы. - Чәчәкле авылы малларның баш саны һәм авыл хуҗалыгы продукциясе сату буенча районда һәм республика күләмендә алдынгы урыннарның берсен били. Киләчәктә дә сынатмассыз, дип ышанам…
Сессия эшендә шулай ук районның төрле хезмәт һәм ведомство җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Алар авыл халкын кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев