Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мигрантларга контроль көчәйде

Узган ел безнең районда миграция законын бозган өчен 100 кеше җаваплылыкка тартылган.

Марина ЗАЙЦЕВА

Россия федераль миграция хезмәте Идарәсенең Татарстан Республикасы Спас районындагы территориаль пункты җитәкчесе Екатерина Фәйзелгатова сүзләренә караганда, шуларның яртысын Россия Федерациясе территориясенә килү режимын бозучылар тәшкил итә. Башкача әйткәндә, болар миграция исәбенә кую турындагы закон таләпләрен санга сукмаучы кешеләр.

Әлеге артык катлаулы булмаган процедура нидән гыйбарәт? Чит илдән килгән һәр кеше җиде тәүлек эчендә яшәү урыны буенча миграция исәбенә басарга яки үз документларын почта аша җибәрергә тиеш. Шуннан соң ул Россия Федерациясе территориясендә 90 көн дәвамында яши ала. Әгәр кунакның калырга теләге бар икән, ул тиешле документлар җыярга һәм яшәүгә рөхсәт бирүче кәгазь алырга тиеш.

Шунысын әйтергә кирәк, теләге булган һәр кешегә дә рөхсәт бирелми. Төгәллеккә туры килмәүче мәгълүматлар тапшырганда, административ хокук тәртибен бозганда, башка хилафлыклар кылганда чит илдән килгән кеше рөхсәт алуга исәп тота алмый.

Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча яшәүгә рөхсәт өч елга, эшкә урнашу яки укуга - бер елга бирелә. Әлеге вакыт узганнан соң да кеше илдә калырга теләсә, аңа яшәү урыны, ягъни паспорт алу, аннары гражданлыкны рәсмиләштерү өчен документлар җыеп тапшырырга кирәк булачак.

Һәр кешегә дә яшәү урыны буенча теркәлү мөмкинлеге бирелмәскә мөмкин. Моның өчен беренче чиратта үзеңнең материаль яктан тәэмин ителүеңне даими эш урыныннан керем турындагы белешмә белән расларга кирәк. Бу очракта айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе Татарстан Республикасындагы яшәү минимумыннан түбән булмаска тиеш.

Егерме тугыз кеше эшләргә тиешле рөхсәт булмый торып хезмәт эшчәнлеге алып барган өчен РФ Административ хокук тәртибен бозу турындагы Кодексның 18.10 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартылган. Аларга икешәр мең сум күләмендә штраф салынган. Шулай ук легаль булмаган мигрантлар хезмәтеннән файдаланган ундүрт эш белән тәэмин итүчегә карата да шундый ук җәза бирелгән.

Илдә тиешенчә теркәлмичә яшәүче кешеләргә яшәү өчен бина биреп торган биш кеше ачыклана. Көндәлек матбугатта "резин" фатирлар турында күп язалар, шөкер, безнең районда мондый фатирлар юк. Дөрес, шәһәрдә яшәүче бер кешегә җәза бирелде. Ул бер мигрантны үз фатирына пропискага керткән булган, әмма тикшерү вакытында әлеге мигрантның башка адрес буенча яшәве ачыкланган.

Суд карары нигезендә, өч кеше Россия Федерациясе территориясеннән үз илләренә кайтарылып җибәрелгән. Илгә керүне чикләүләр турындагы мәгълүматларны Россия федераль миграция хезмәтенең электрон сайтындагы "Мәгълүмат сервислары" бүлегеннән алырга була.

Хәзер бездә 246 мигрант исәптә тора, тагын 40 кешенең вакытлыча яшәргә рөхсәте, 15 кешенең паспорты бар. Безнең якларга күбрәк Үзбәкстан, шулай ук Әрмәнстан, Казагыстан һәм Таҗикстаннан киләләр. Узган ел Германия, Латвия, Литва, Чехия, Хорватия һәм Сингапурдан килгән кешеләр миграция исәбенә баскан.

Мигрантлар безнең районга уртача өч айдан алты айга, ягъни үзләренә эш булганчыга кадәр киләләр. Алар күбесенчә төрле объектлар төзүдә катнашалар. Мигрантларны юридик затлар һәм җитәкчеләр түгел, ә башлыча физик затлар яллатып эшләтә. Подрядчылар белән хезмәт килешүе төгәлләнү белән чит ил кешеләре безнең районнан китәләр.

Узган елның августында Россия Федерациясенең административ кодексына миграция исәбе һәм контрольгә кагылышлы булган үзгәрешләр кертелде. Әйтик, 18 нче маддәнең 1.1 өлеше нигезендә, туксан көн узгач чит ил кешесен ил территориясеннән җибәрү күздә тотыла. Элек мондыйларга карата штраф салына, алар кисәтүләргә дә карамастан, элекке урыннарында яшәргә калалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мигрантлар контроль Россия федераль миграция хезмәте Идарәсе