Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Матди байлык – бер айлык, рухи байлык – гомерлек

    2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Бөтен гомерем китапханә, китап белән бәйле булганга, бу чара миңа аеруча якын. Безнең өчен һәр ел - Әдәбият елы кебек, чөнки бөтен эшебез әдәби-мәдәни чаралар оештыру белән бәйле. 2015 ел зур эшләргә старт кына бирде, диясе килә. Татар халкы гомер-гомергә китап укырга...

    2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Бөтен гомерем китапханә, китап белән бәйле булганга, бу чара миңа аеруча якын. Безнең өчен һәр ел - Әдәбият елы кебек, чөнки бөтен эшебез әдәби-мәдәни чаралар оештыру белән бәйле. 2015 ел зур эшләргә старт кына бирде, диясе килә.
    Татар халкы гомер-гомергә китап укырга яраткан. Коръән, Кыйссаи Йосыф, Тукай китаплары өй түрендәге шүрлекләрдә торган. Элек-электән кеше көндәлек яшәешен, рухиятен, динен, фәлсәфәсен китаптан башка күз алдына да китерә алмаган.
    Дөньядан күңел кайткан, бөтен нәрсәдән гайрәтең чиккән чаклар була. Менә шул вакытта мин кулыма китап алам... Һәм галиҗәнап китап мине үзенең серле дөньясына алып кереп китә. Ә ул дөньядан инде мин бөтенләй яңа кеше булып чыгам.
    Әлбәттә, китапларның да төрлесе бар. Кайберсен укый башлыйсың, тик эчтәлеккә кереп китә алмыйсың. Битләрен актаргалыйсың, ахырын караштырып аласың... Һәм шуның белән вәссәлам. Ә була шундый китаплар - беренче юлларыннан ук ул сине бөтереп ала. Укып чыккач тә әле андагы геройлар тормышыннан аерыла алмыйсың, башкаларга сөйлисең, укырга тәкъдим итәсең.
    Китапны яратмаган, укымаган кеше белән хәтта аралашу, сөйләшү дә кызык түгел. Нинди генә дәрәҗәле урыннар биләмәсен, сөйли белмәсә, ул халык арасында хөрмәт казана алмый. Димәк, китап кешене фикерләргә, сөйләргә өйрәтә, тел байлыгын арттыра. Тормыштагы вакыйгаларны укучы күңеленә барып җитәрлек итеп язган З.Кадыйрова, Г.Галиева, Н.Гыйматдинова, Р.Габделхакова, М.Мәһдиев, М.Маликова, К.Тимбикова, Г.Әпсәләмов, М.Әмир, А.Гыйләжев, Н.Фәттах, В.Имамов һәм башка язучыларның әсәрләрен халык яратып укый һәм алар киләчәк буыннарга да хезмәт итәр дип ышанырга була.
    Соңгы вакытта мине тәэсирләндергән, кат-кат кулыма алып укырга мәҗбүр иткән язучылар арасында Зифа Кадыйрова да бар. Аның әсәрләре җанга үтеп керә. Шуңа күрә авылның яшүсмер кешесеннән алып, олы яшьтәге әби-апаларга кадәр аның китапларын укып чыктылар. Китапханәдә булмаганнарын почта аша алдырдык. Бу китаплар тормыш, яшәү мәгънәсе турында тирән фикерләргә, яшәү өчен көрәшергә, тормышта үз урыныңны табарга, сынаулар алдында сыгылмыйча, кеше булып кала белергә өйрәтә. Ә моның өчен, ай-һай, күпме сабырлык, үҗәтлек, ныклык таләп ителә! Тормыш дулкыннарында адашып калмас өчен тирә-ягыбызга ешрак күз салыйк әле, әйләнә-тирәбездә никадәр үрнәк яки гыйбрәт алырдай язмышлар бар. Әгәр инде дөнья ыгы-зыгысыннан туеп ялгыз каласың килә икән - кулыңа китап ал. Ул синең күңелеңә дәва бирер, иртәгә көнеңне яктыртыр, көч өстәр!
    Без З.Кадыйрованың "Көтеп узган гомер" китабына премьера, ягъни тәкъдир итү кичәсе үткәрдек. Кичәдә яшьләрнең, өлкән сыйныф укучыларының күп булуы шатландырды, чөнки язучының әсәрләрендә аларга гыйбрәт алырлык хәлләр күп иде.
    Хәзер халык китап укудан читләште диючеләр дә бар. Ә мин алай димәс идем. Безнең авыл китапханәсе хәзер яңа урында - дәүләт учреждениеләре урнашкан бинада, бер түбә астында. Китапханәдән кеше бер дә өзелми. Дөрес, бүлмәбез кечкенә, ләкин күңелебез иркен. Ике компьютерыбыз,
    ксерокопия җайланмасы, телевизор, телефоныбыз бар. Китапханә стендларында укучылар почмагы, күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге, эш планы, яңа кайткан китаплар турында мәгълүматлар бар. Даими рәвештә мәктәп, балалар бакчасы, клуб белән берлектә төрле күмәк чаралар үткәрәбез, районда һәм республикада үткәрелә торган әдәби конкурсларда катнашабыз. Татарстан Республикасы мәдәнияты, әдәбияты көннәрен үткәрүдә китап күргәзмәләре белән катнашып, татар әдәбиятын пропагандалау эшендә зур өлеш кертәбез.
    Соңгы елларда укучыларыбыз күренекле әдипләребез Ренат Харис, Нурислам Хәсәнов, авылдашыбыз Камил Сәгъдәтшин, исән вакытта Туфан Миңнуллин, Рафаэль Мостафин һәм башка язучылар белән очрашып, аларның иҗатлары белән таныштылар.
    Китапханәбездә даими матбугат басмалары - газеталар һәм журналлар белән дә танышып барырга була. Шулай ук укучыларга иншалар, рефератлар язуда булышабыз. Моның өчен кирәкле материаллардан папкалар булдырылды. Китапларны пропагандалауда төрле-төрле күмәк чаралар үткәреп, бергә үреп барсаң гына китапханәнең эше нәтиҗәле була, укучылар да китапханәгә ныграк тартыла. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган "Сугыш урлаган балачак" дигән кичә тамашачыларның күңел кылларын кузгатты. Сугышның нәрсә икәнен кинолардан күреп, китаплардан укып кына белгән балалар сугыш дигән ачы хәсрәтне туганнан ук тоеп, ачлык-ялангачлыкның ни икәнен күреп үскән, әтиләре сугышта үлеп калган Мөсәлләмә Гыйльметдинованың, Сафура Хәсәнованың, Әхтәм Гариповның, Рауза Хәсәноваларның үзләрен күреп, аларның сөйләүләрен тыңлап утлы елларның фаҗигасын йөрәкләре аша уздырдылар.
    Китапханә белән берлектә клубта үткән "Мөнәҗәтләр әйтик әле" дигән кичә - татар халкының телгә-көйгә бай икәнен дәлилләүче бер мисал. Элек-электән халык уй-кичерешләрен, шатлык-көенечләрен моңлы көйгә салып белдерергә тырышкан.
    Халыкның рухи дөньясын баету, ана телебезне, газиз әдәбиятыбызны саклап калу, милли гореф- гадәтләрне торгызу буенча башкарасы эшләребез бик күп әле. Безгә: "Матди байлык - бер айлык, рухи байлык - гомерлек", - дигән мәгънәле сүзләрне онытырга ярамый.
    Флёра Хәйретдинова,
    хезмәт ветераны.
    Иске Рәҗәп авылы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: