Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марафон – дуслык бәйрәме

Өченче көн Балалар сәнгать мәктәбе базасында "Татарстан балалары Борынгы Болгар җирендә" дигән традицион республика музыка марафоны булды.

Инде сигезенче ел рәттән, ямьле май аенда, монда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан талантлы балалар тамашачыга чын сәнгать белән очрашу мизгелләре бүләк итәләр. Марафонга музыка һәм хореография юнәлешендәге мәктәп һәм училищеның иң сәләтле вәкилләре җыела. Аларның күбесе халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашып, мактаулы исемнәр яулаганнар.
Бу музыкаль дуслык бәйрәменең әһәмияте әйтеп бетергесез зур, чөнки ул яшь буынны дөнья һәм милли сәнгать үрнәкләре белән таныштырып кына калмыйча, безнең тарихи тамырларыбызга да алып кайта. Шулай ук республиканың әйдәп баручы педагоглары белән тыгыз элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге бирә.
Марафонны аның алыштыргысыз алып баручысы - Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Светлана Захарова ачып җибәрде һәм сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны чакырды. Ислам динен кабул итү көненә багышлап тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә һәйкәлләрне ачу тантанасына килгән Минтимер Шәймиев марафонда катнашучыларны да, сәнгать мәктәбенең концертлар залында җыелган тамашачыларны да сәламләде. "Балалар - безнең иң зур байлыгыбыз, - дип билгеләп үтте ул, - һәм аларның тормышын рухи яктан баеткан кешеләргә зур рәхмәт. Биредә аларга ярдәм итмичә булмый..."
Аннары сәхнәгә яшь музыкантлар, биючеләр, вокалистлар чыкты һәм тамашачыларны үзләренең башкару осталыгы белән шатландырдылар. Мәсәлән, "Вдохновение" кыллы ансамбле һәм аның солисты Регина Вәлиева, Буаның "Шатлык нуры" ансамбле, вокалистлар - 4нче Казан музыка мәктәбе укучысы Никита Точилкин һәм Питрәчтән Зөлфәт Габдуллин, Казаннан килгән скрипкачы Юрий Семикин, "Созвучие" скрипкачылар ансамбле, Казан хореография училищесының бию коллективы, "Тарика" иҗади коллективы һәм башкаларның чыгышы тамашачы күңелендә онытылмас тәэсир калдырды. Кайбер чыгыш ясаучылар өчен сәхнә таррак тоелды, соңрак бу проблема да хәл ителер дип ышандырдылар. Минтимер Шәймиев бу фестивальгә киләчәктә изге Болгар җирендә, махсус төзеләчәк фестиваль комплексында җыелырга тәкъдим итте. Чынлап та, проблеманы хәл итүнең иң яхшы юлы бу.
Бу көнне сәхнәдә җирле яшь артистларыбыз - шигырьләрне сәнгатьле укучы Юстина Танкина, Максим Ганин, рус биюе белән "Булгарочка" хореография коллективы да чыгыш ясады. Аларның барысын да тамашчылар алкышларга күмде.
Очрашу вакытында тамашачылар тере музыка, төрле музыка уен кораллары башкаруындагы моңлы көйләр

тыңлап тәэсирләнделәр. Ә бит болар барысы да - бәйрәмне оештыручылар, республика мәдәният министрлыгы белән бергә балалар сәнгать мәктәбе тырышлыгы аркасында мөмкин булды. Марафон дәвам итсен, ул тагын да зуррак үсеш алсын өчен мәктәп директоры Ирина Илюхина, мәдәният министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Марита Соколова көчләрен кызганмыйлар. Залга җыелган кунаклар аларны да җылы котладылар.

Инде күптәннән фестивальнең дуслары булган бу проектның авторы ТРның халык артисты Люция Исмәгыйлева, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Вера Закамская, Марий-Эл республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Лядова һәм башкалар да олы хөрмәткә лаек. Фестиваль һәр елны яңа талантлар, яңа исемнәр ачар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: музыка марафоны