Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Өлкәннәрнең аздан да күңеле була

    Анастасия Бузукина, Бөек Ватан сугышында катнашучы (Болгар шәһәре): - Минемчә, табигатьнең иң матур вакытына туры килгән бу бәйрәмне олылар көтеп ала торгандыр. Аннары тагын Өлкәннәр көнен озын гомерлеләр бәйрәме рәтенә дә кертер идем әле. Ни дисәң дә, лаеклы ялга чыккан һәр кеше өчен дә кайчандыр эшләгән коллективның, туганнар яки якын...

    Анастасия Бузукина, Бөек Ватан сугышында катнашучы (Болгар шәһәре):
    - Минемчә, табигатьнең иң матур вакытына туры килгән бу бәйрәмне олылар көтеп ала торгандыр. Аннары тагын Өлкәннәр көнен озын гомерлеләр бәйрәме рәтенә дә кертер идем әле. Ни дисәң дә, лаеклы ялга чыккан һәр кеше өчен дә кайчандыр эшләгән коллективның, туганнар яки якын кешеләрнең игътибарын һәм хөрмәтен тоюдан да күңеллерәк нәрсә юк.
    Мине, мәсәлән, элеккеге хезмәттәшләрем белән очрашуга чакырып котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Дөрес, соңгы елларда сәламәтлегем начараю, гомумән, олыгаю сәбәпле, мондый очрашуларга бара алмыйм. Шулай да үземне күңелем белән гомеремнең күп еллары үткән коллективта кебек хис итәм.
    Бу бәйрәм минем өчен аеруча да кадерле, чөнки бу көнне үткәннәрне искә алам. Сүз дә юк, күңелне моңсу хисләр биләп ала. Безнең буын авыр сугыш елларында нужаны бигрәк күп күрде, ул вакытларны искә алсаң, әллә нишләп китәсең. Ничек барысына да түзелгән икән, дип гаҗәпләнеп куясың. Хәзерге буын тыныч тормышта яшәсен, кайгы-хәсрәт күрмәсен иде.
    Галина Мельникова, балалар бакчасы мөдире (Ким поселогы):
    - 1 октябрь - күпләр өчен истәлекле дата. Бу көн яңгырлы көз, саргайган яфраклар белән бергә тормыш турында да искә төшерә. Вакыт сизелми үтә икән… Ирем белән бергә пенсиягә чыгарга аз вакыт калды. Бу да үзенә күрә күп нәрсә турында сөйли.
    Олы яшьтәге һәр кешегә кояш җылысы белән бергә күңел җылысы да кирәк, башкалардан күңелне күтәрерлек сүзләр ишетү аеруча рәхәт була. Әгәр инде берәр төрле ярдәм дә күрсәтсәләр, өлкәннәрнең шатлыктан күзләренә яшь бөртекләре җыела. Ходай берәүгә дә ялгыз картлык бирмәсен иде. Кызганыч, арабызда ялгызлыктан тилмерүчеләр дә җитәрлек әле. Өлкәннәргә бәйрәмнәрдә генә түгел, башка көннәрдә дә күбрәк игътибар бирелсен иде.
    Безнең белән иремнең һәм минем әниләребез яши. Икесенең дә яше сиксәннән узган, сәламәтлекләре мактанырлык түгел. Аеруча каенанамныкы авыр, сигез ел буе урын өстендә ята. Без аларның күңелен күрергә, юатырга тырышабыз, бәйрәмнәрдә матур сүзләр әйтеп котлыйбыз. Аларга авыл җирлеге башкарма комитетыннан да бүләкләр китереп тапшыралар. Әбиләребезнең ничек сөенгәннәрен бел-сәгез икән!
    Рәшит Хәмидуллин,
    хезмәт ветераны (Болгар шәһәре):
    - Өлкәннәр һәрвакыт җылы сүзгә һәм игътибарга мохтаҗ. Кайвакыт кеше күңелен күрергә бер сүз дә җитә. Форсаттан файдаланып, минем дә шәхси сак предприятисенә тирән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ике елдан бирле мине шушы бәйрәм белән котлап бүләк тапшыралар. Мондый вакытларда, әлбәттә, күңелле була. Дөрес, кайберәүләр бу традиция искерде, аны бетерергә кирәк, диләр. Мин моның белән килешергә теләмим. Коллективларда элеккеге хезмәткәрләр белән очрашулар гына да үзе ни тора!
    Нина Бабушкина,
    хезмәт ветераны (Антоновка авылы):
    - Мин 1941 елда күп балалы гаиләдә тудым. Җиденче классны тәмамлагач, хуҗалыкта сыер савучы булып эшли башладым. 106 нчы ат заводында эшләдем, соңыннан аны "Антоновка" совхозы итеп үзгәрттеләр. Соңрак Чувашиягә партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. Биредә булачак ирем белән таныштым. Ул үзе Нурлаттан, без аның туган ягында калдык. Берничә елдан соң гаиләбез белән Антоновкага кайттык. Баштарак зоотехник, аннары исә бухгалтер һәм склад мөдире булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач та эшләдек әле. Балаларыбыз үсеп җитте. Кызганыч, улым белән киленемнең гомере фаҗигале өзелде, оныкларыбыз ятим калды. Ул вакытта иң кечкенәсенә дүрт, икенчесенә - алты, кызларына нибары унбер генә яшь иде әле. Авыр булса да балаларны үстердек, гаилә кордылар, балалары да инде зурлар. Тормышлар да рәтләнде кебек, тик иремнең вафат булуы гына кызганыч. Нишләтәсең, бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән.
    Шөкер, үземне ялгыз хис итмим, Антоновкада яшәүче кызым көн саен килеп хәлемне белешеп тора. Оныкларым да киләләр. Проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, фельдшерлык пунктында олы яшьтәгеләр өчен кирәкле дарулар булмый. Даруларны башка урыннардан алып кайтып бирәләр.
    Авылда беренче октябрьдә һәр ел саен зур концерт оештыралар. Элегрәк әле чәй эчәргә дә зурлап чакыралар иде. Хәзер дә бүләксез калдырмыйлар. Монысы өчен дә рәхмәт. Барлык өлкәннәрне дә бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, озын гомер телим.
    Константин Черняев,
    11 сыйныф укучысы (Никольск авылы):
    - Календарьда мондый дата булдырып дөрес эшләгәннәр. 1 октябрьда ел саен әбиләремне котлыйм. Бик сөенәләр. Без олы яшьтәгеләрне онытмаска тырышабыз. Мәктәптә тимурчылар хәрәкәте эшли, һәр класс кемне дә булса шефлыкка алган. Шушы араларда гына, мәсәлән, безнең класс укучылары олы яшьтәгеләрне бәйрәмгә чакырып открыткалар таратып чыктылар. Бәйрәмнәрдә генә түгел, әби-бабайларга ел дәвамында ярдәм итеп торабыз. Кышларын ишегалды-сукмакларны кардан чистартабыз, язын бакчаларын барып казыйбыз. Моның безнең өчен бер авырлыгы да юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: