Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күзәтчеләр өчен укулар башлана

12 августта “Чиста сайлаулар өчен” корпусы” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең күзәтчеләр өчен укулары башланып китә.

Казанда берничә мәйданчык, алар арасында – “Корпус” региональ бүлегенең Казан шәһәре, Профсоюз урамы, 13/16 адресы буенча урнашкан штабы. “Корпус” вәкилләре хәбәр итүенчә, укуларга теләге булган һәр кеше йөри алса да, өстенлек югары юридик белемле кешеләргә һәм юридик югары уку йортларының студентларына биреләчәк. 
Өйрәтү курсына төрле вакытта төрле сайлау участокларында булган хәлләрне тикшерү буенча семинарлар һәм практик дәресләр кертелгән. Укулар барышында шул исәптән сайлау хокуклары буенча күренекле Россия галимнәре тарафыннан эшләнгән методик әсбаплар да кулланылачак. 
– “Корпус” күзәтчеләренең төп эш принциплары – сәясәткә катнашмау, тәкъдимнәрне кабул итмәү һәм барлык партия һәм кандидатлардан читтә тору – дип аңлата “Чиста сайлаулар өчен” Корпусының региональ координаторы Павел Соломонов. – Безнең максат – күзәтчеләрне сайлау процессының дөрес һәм закон нигезендә үткәрелүен тикшереп торырга өйрәтү.
“Корпус” күзәтчесенең административ хокук бозулар составы принципы буенча хокукый бәя бирүнең практик күнекмәләре булырга тиеш. Моннан тыш, “Корпус” күзәтчеләре сайлау участокларында аларга провокацияләр һәм басым ясау очраклары буенча махсус өйрәтү үтәчәк.
Киләсе атнада НОМ24 бәйсез иҗтимагый мониторинг платформасында эшләнгән һәм 8 сентябрьдә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар үтәчәк барлык Россия регионнарында участоклар һәм сайлау комиссияләрендә хәлне чагылдыручы хәбәрләр картасы тәкъдим ителәчәк. “Чиста сайлаулар өчен” корпусының Татарстан координаторы сүзләре буенча, бүгенге көндә бу бозулар турында бары тик тикшерелгән мәгълүмат урнаштырылган сайлауларны тикшерү буенча Россиядә бердәнбер платформа. Татарстандагы хәлләр турында мәгълүматны ресурс администраторларына “Чиста сайлаулар өчен” корпусының региональ бүлеге җибәреп торачак.
НОМ24 хәбәрләр картасының төп үзенчәлеге – анда урнаштырылган мәгълүматның йөз процентка дөрес булуы, - ди Павел Соломонов. – Алдагы сайлаулар барышында кайбер ачык чыганакларда төрле регионнардагы сайлауларда булган бозулар турында ялган мәгълүматлар дөнья күрде. Тик шушы урыннарга безнең күчмә бригадалар чыкканнан һәм алар тарафыннан алынган материаллар эксперт бәясен үткәннән соң, мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәве билгеле булды.
Сайлауларга бер атнадан кимрәк вакыт калгач, 2 сентябрьдә, Татарстанда “Корпусның” ситуация үзәге ачылачак. Бу үзәккә “Корпус” күзәтчеләренең сайлау участокларыннан җибәрелгән мәгълүматына, шул исәптән “Корпус” күзәтчеләре тарафыннан төшерелгән фото һәм видематериалларына эксперт-хокукый бәя биреләчәк. Ситуация үзәгендә шулай ук экспертлар төркеме, Сайлау хокуклары һәм процессы үзәге вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр белән эшләү буенча хезмәт эшләргә тиеш.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатларны сайлау 8 сентябрьдә була. Тавыш бирү көнендә партияләрдән, бер мандатлы кандидатлар һәм җәмәгать оешмаларыннан бер сайлау участогында эшләүче күзәтчеләр саны  башка еллардан артып китеп, 25 кешегә җитәргә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев