Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Көз сезне нәрсә белән шатландырды?

    Андрей Синицын, крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе: - Мөгаен, кукурузның югары уңышы беләндер. Без бу культураны быел беренче тапкыр гына чәчеп карасак та, ул бик уңды: 80 гектарның һәрберсеннән 250 центнерга якын уңыш алдык. Тик һаман яңгыр явып тору сәбәпле, без мәйданнарның яртысын гына җыеп өлгердек әле. Һава шартлары яхшырып, кукуруз...

    Андрей Синицын,
    крестьян (фермер) хуҗалыгы җитәкчесе:
    - Мөгаен, кукурузның югары уңышы беләндер. Без бу культураны быел беренче тапкыр гына чәчеп карасак та, ул бик уңды: 80 гектарның һәрберсеннән 250 центнерга якын уңыш алдык. Тик һаман яңгыр явып тору сәбәпле, без мәйданнарның яртысын гына җыеп өлгердек әле. Һава шартлары яхшырып, кукуруз кырда калмас һәм без тагын ким дигәндә 1000 тонна силос сала алырбыз дип өметләнәбез (1000 тоннасы инде салынган). Быел без мөгезле эре терлекләрнең баш санын 200гә кадәр арттырганга күрә, бу бер дә артык булмас иде.
    Агымдагы ел азык-төлек культуралары өчен шактый уңышлы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ике чабымнан кышка җитәрлек печән җыеп алдык, шуңа күрә терлекләр кышын ач тормас дип ышанырга була.
    Ирина Маничева,
    хуҗабикә:
    - Традиция буенча, көз - туйлар чоры, ә туй исә яшь гаиләгә дә, аларның ата-аналарына да, барлык туганнарга да бәхет ул. Күптән түгел улыбыз Игорь өйләнде, шуңа күрә ирем белән көзне туй мәшәкатьләре белән үткәрдек, дисәң дә була. Мәшәкате шактый булса да, аларның барысы да яшь гаиләнең иминлегенә юнәлдерелгән. Кайберләр туйның кирәге дә юк дип саныйлар. Янәсе чыгымнар артык зур, бу акчаны яшьләргә бирсәң, күпкә әйбәтрәк булыр иде, диләр. Тик без башка фикердә. Туй үткәрү гадәте безнең ата-бабаларыбыздан калган, шуңа күрә аны үзгәртү кирәк түгел. Туй - җан өчен бәйрәм икәнен дә онытмаска кирәк, аның хатирәләре бит гомерлеккә саклана. Ә без исә авырлыклардан куркып тормыйбыз, аларга яшьтән үк күнегеп үскән...
    Үзебез Красный Валда яшибез, ә яшьләр Болгарга күченергә булдылар. Икесенең дә белеме, эше бар. Әлегә кеше фатирында торсалар да, киләчәктә бу проблема да хәл ителер дип ышанасы килә.
    Елена Советникова,
    хезмәт ветераны:
    - Минем өчен иң яхшы ял - җирдә эшләү, кечкенә генә бакчамда казыну. Көзне исә бакча нигъмәтләрен җыеп, эшкәртеп үткәрәм. Кыяр, помидор, борыч, суган - быел барысы да уңды, ә кишер аеруча зур уңыш бирде. Берсе-берсе кечкенә шешә зурлыгында бар! Караган саен сокланам.
    Түтәлләремне карап-тәрбияләп торырга вакытымны кызганмыйм. Даими рәвештә су сибеп, чүбен утап, төпләрен йомшартып торам, чөнки җиргә бил бөксәң генә уңыш бирә ул. Шуңа күрә түтәлләрдә бер чүп үләне дә үсмәсен дип карап торам.
    Элек гөмбәгә йөрергә ярата идем, тик хәзер, яшь барган саен, бу хәлемнән килми. Ә бакча бит янәшәдә генә, шуңа күрә аякларым йөргәндә, аны тәртиптә тотарга тырышырмын. Мәсәлән, әле генә сарымсак утырттым, киләсе сезонга төрле орлыклар хәзерләп куйдым. Барлык эшләр дә үз чираты белән бара...Людмила Якимова,
    Кузнечиха мәктәбе директоры:
    - Көзен без гадәттә җәй көне башкарган эшләргә нәтиҗә ясап, яшелчәләрне саклауга куябыз. Безнең мәктәп тә бу эштә кимен куймый. Һәр көн пешекчеләребез кышка салатлар ясыйлар, бу укучыларның рационын тулыландырырга мөмкинлек бирәчәк. Махсус базга үз көчебез белән үстергән бәрәңге, кишер, суган, чөгендер, ташкабак, кәбестә кебек яшелчәләрне салдык. Яшелчәләр уку елына җитәргә тиеш, монысы аеруча шатландыра. Балаларның әйбәт туклануы зур әһәмияткә ия, чөнки ул - сәламәтлек, яхшы уку гарантиясе.
    Наталья Максимова,
    туган якны өйрәнү музее мөдире:
    - Башка еллардагы кебек, көз үзенең кабатланмас гүзәллеге белән таң калдыра. Алтын көз килеп җиткәч, урманга барасы, саф һава сулыйсы, көзге агачларның матурлыгына сокланасы гына килеп тора. Озакка киткән яңгырлар да мине борчымады. Киресенчә, корылыклы җәйдән соң алар бер дә артык булмады. Мондый яңгырлы көзнең инде берничә ел булганы юк иде.
    Быелгы көз гөмбәгә бай булды. Җыярга иренмәгән кешеләр әллә никадәр запас ясадылар. Җыя белмәгән яки вакыты булмаган кешеләргә исә базардан яки таныш-белешләреннән сатып алырга мөмкин булды. Минемчә, көз - табигатьнең иң матур фасылы ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: