Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кызыклы хезмәтләре калды

    Һәр кеше җирдә кабатланмас эз калдыра һәм халык андый шәхесләрне башкарган эшләре белән искә ала.

    Рузания Низамова,
    архив бүлеге җитәкчесе.
    Кайбер кешеләрнең гомер буе кызыксынып башкарган шөгыльләре була. Андый кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Чөнки үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге, яраткан шөгыленә тугрылыгы белән алар гаҗәеп нәрсәләр тудыралар. Күптән түгел арабыздан киткән Анатолий Романович Голущенко нәкъ шундыйлардан иде.
    Без аның белән сигез ел элек таныштык. Беркөнне минем янга тыйнак кына, туган як тарихы белән чынлап торып кызыксынган кеше керде һәм үзенең ни өчен килүен аңлатты. Ул безнең якның тарихы белән кызыксына икән. Материалларны җентекләп өйрәнеп, анализ ясап, үз эшендә куллана. Тарихчы булмаса да, аның эрудицияле кеше булуы әллә каян күренеп тора. Һөнәре буенча инженер булган, ләкин күңеленнән тарихка гашыйк Анатолий Романович белән сөйләшеп утыруы бик кызык иде.
    Һәр җәйдә алар Санкт-Петербургтан безнең якларга кайталар (хатыны чыгышы белән безнең яклардан). Туган йортларын тәртипкә китереп, бакчада төрле яшелчәләр үстерәләр, урманга йөриләр. Анатолий Романовичның шөгылен исәпкә алмаганда, гап-гади пенсионерлар тормышы белән яшиләр.
    Аның сүзләренә караганда, тарих белән мавыгуы балалары үскәндә бөтен нәрсә белән кызыксынып, төрле сораулар бирә башлагач, барлыкка килгән. Ә балалар бит әкиятләр белән генә кызыксынмый. Шулай итеп, аларның күпсанлы сорауларына җавап табу өчен әтиләренә күп укырга туры килгән. Үзе дә сизмәстән, тарих белән мавыга башлаган, яшь үткән саен аның бу кызыксынуы арта гына барган. Кайда гына яшәргә туры килсә дә, үзенең яраткан шөгыле өчен вакыт тапкан. Мәсәлән, Казанда топонимика - шәһәр тарихына бәйле исемнәрне өйрәнү белән җитди шөгыльләнгән, тарих сөючеләр клубына йөргән.
    Ә бездә исә илленче елларда Куйбышев сусаклагычын төзү нәтиҗәсендә су баскан зонада калган иске шәһәрнең язмышы зур кызыксыну уяткан.
    Ул шәһәрнең картасын төзергә була. Иске газеталар, китаплар, шәһәр халкының хатирәләре буенча Анатолий Романович урамнарның, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең, парклар һәм сулыкларның, урманнарның урнашу схемасын ясаган. Бу бик зур көч, вакыт таләп итә торган эш булса да, күп тырыша торгач, иске шәһәрнең картасын ясый. Аның төп нөсхәсен ул безнең архивка бүләк итте. Бу карта белән танышу иске Куйбышев-Спаста яшәгән кешеләргә генә түгел, аның урамнарыннан беркайчан да йөрмәгән яшьләр өчен дә кызык. Бу картага карагач, элекке шәһәр күз алдына килә, аның сулышын тойган, аның урамнарыннан йөргән кебек буласың.
    Иске шәһәр картасы - Анатолий Романович башкарган эшләрнең бер өлеше генә. Гомеренең ахырына кадәр, авыру булуына карамастан, ул бу юнәлештәге эшен ташламады, киләчәк буыннар өчен тарих серләрен ачарга тырышты. Ул күп укый, безнең як тарихы белән кызыксынган Николай Марянин, Евгений Бурдин, Фиркат Галимов кебек авторларның китапларын җентекләп өйрәнә. Тумышы белән безнең шәһәрдән булмаса да, гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның тарихы белән кызыксынды, хәленнән килгәнчә кызыклы яңалыкларны ачарга тырышты.
    Һәр кешегә гомер төрлечә бирелгән һәм һәр кеше тормышын үзе теләгәнчә яши. Минемчә, Анатолий Романович тулы канлы, мавыктыргыч тормыш белән яшәде, үзе турында якты хатирәләр генә түгел, кызыклы эшләрен дә калдырды. Барысы өчен дә аңа рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: