Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Кыяры бигрәк тәмле…

    Шәһәр читеннән үк башланып китүче урман тирәсендәге әлеге буш урын моңарчы берәүне дә кызыксындырмаган күрәсең. Быелгы язда биредә күпләрне гаҗәпләндереп теплица төзеп куйдылар. Бу - яшь эшмәкәр Игорь Малыгин хуҗалыгы.

    Лидия КОСТРУЛЕВА.
    "НЖ".
    Бүгенге тормышта бер һөнәр сайлап та, икенче төрле эш белән шөгыльләнүчеләрне еш очратасың. Моңа хәзер берәү дә гаҗәпләнми. Файдасы гына булсын…
    Беренче адымнар
    Буа ветеринария техникумын тәмамлаган Игорь армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң файдалы эшкә керешергә уйлый. Үз эшен башлап җибәрү өчен мәшгульлек үзәге аша кредит ала. 58 мең сум акча әллә ни зур түгел, шулай да кирәге чыга. Дәүләт мондый ярдәмне күрсәтмәсә, бәлки уеннан кире дә кайткан булыр иде әле. Егерме баш дуңгыз симертеп сата һәм шуннан кергән акчага "Газель" сатып ала.
    Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр мәнфәгатьләрен күздә тотып эшләнгән "Лизинг-гранд" республика программасы турында ишеткәч, ул ике дә уйлап тормыйча әлеге программада катнашырга теләге барлыгын белдерә. Игорьны күбрәк теплица хуҗалыгы төзү турындагы уй кызыксындыра. Җай барында нишләп сынап карамаска? 2010 елда әлеге грантны алырга теләүчеләр арасыннан ул районнан бердәнбер вәкил икәнне дә онытмаска кирәк. Таләп ителгән документларны җыя, бизнес планы төзеп, барысын да тиешле инстанциягә җибәрә дә нәтиҗәсен көтә башлый. Документлары җентекләп тикшерелгәч, комиссия әгъзаларында хуплау таба. Кыскасы, үз проектын уңышлы яклап чыга. Инде җиң сызганып эшкә керешергә генә кала. Бу яктан алганда, үҗәтлеге җитәрлек аның. Арендага алган 30 сутый җирдә бүген инде ике теплица тора. Берсе Игорьныкы булса, икенчесе - әнисе Валентина Павловнаныкы. Ул да бизнес проектын уңышлы яклаган. Хуҗалыклары, әлбәттә инде, уртак санала.
    Малыгиннар дәүләттән миллион ярым сум акча алган. Заманча поликарбанат корылмаларның бәясе исә ике миллион дүрт йөз мең сум (аерма лизинг буенча түләнә) тора. Һәр теплица 200 квадрат метр тәшкил итә, файдалы мәйдан - 167. Теплицаны үзебезнең белгечләр монтажлаган. Биредә теге яки бу культураны үстерү өчен барысы да каралган. Материаллар кабыргалы булганлыктан, мәсәлән, яктылык бөтен теплицага да бертигез тарала. Хәтта кыш көннәрендә ягылмаган очракта да җылылык 15 - 20 градустан кимеми. Кояшлы көндә исә - эссе. Температура фрамуга ярдәмендә тиешле контрольдә тотыла. Сүз дә юк, теплицаны җылыту системасы да бик кирәк. Тик менә газ кертү җиңел түгел: тоташтыру өчен рөхсәтне Чистайдан гына түгел, әле Мәскәүдән дә алырга кирәк, чөнки аның хуҗалыгы промышленность предприятиесе категориясенә керә. Шуңа да карамастан, проблема хәл ителергә тиеш, Игорь да моның шулай буласына чын күңеленнән ышана. Әле бит теплицага ут та кертелмәгән, суны да күптән түгел генә тоташтырганнар. Моңа кадәр аны машина белән ташырга туры килгән. Бүген кыярларга суны автоматика ярдәмендә сиптерәләр. Махсус электрон җайланмалар вакытны төгәл итеп билгели, шуннан соң су торбалар аша үтеп туфракны дымландыра. Суны гадәттә иртәнге алтыда һәм кичке тугызлар тирәсендә сибәләр. Кыярга су да күп кирәк, җылыны да ярата.
    Тиреснең файдасы күп
    Бу егет өчен бернинди киртәләр дә юк кебек. Эше мәшәкатьле булса да, беркайчан төшенкелеккә бирелми, тырышлыгына күпләр сокланырлык. Бүген, мәсәлән, зур хуҗалыкта әнисе белән икәү генә эшли. Читтән берәүне дә ярдәмгә чакырганнары юк. Баксаң, бары тик бер теплицада гына да тигез итеп утыртылган ун рәттә 650 төп кыяр үсеп утыра. Кыярның һәр ике төбе бер-беренә якынрак итеп утыртылган. Бу парларның аралары бераз киңрәк калдырылган. Кыскасы, әлеге яшел плантациядә иркенләп йөрергә һәм тиешле агротехник чараларны җайлы итеп башкарырга була.
    Малыгиннар кыяр үсентеләрен күз карасыдай кадерләп саклый. Бу эшкә керешкәнче, мәсәлән, Игорь ике ел дәвамында тиешле әдәбиятны җентекләп өйрәнгән. "Күп акча эшләү өчен күп белергә кирәк, - ди ул…" Интернет ярдәмендә теплицалары булган башка кешеләр белән аралаша, барлык теплица форумнарында теркәлгән. Атап әйткәндә, теоретик әзерлеге җитәрлек. Тәҗрибәне исә хуҗалыгында эшләп туплый.
    Беренче үсентеләрне март урталарында, өйләрендә лампа яктысында утыртканнар. Яңа урынга апрель азакларында күчергәннәр. Башта кыяр озаграк үскән, бәлки яктылык тулысынча җитмәгәндер. Аннары инде күзгә күренеп дигәндәй күтәрелә башлаганнар. Кыяр сузылган җепләргә бәйләнеп үсә, туфракта ашлама җитәрлек. Ашлама дигәннән, ул бернинди дә гадәттән тыш нәтиҗә бирүче матдәләр кулланмый.
    Малыгиннар туфракны бары тик черемә белән генә ашлый. Күбрәк акча эшләү нияте белән, Игорьның башкалар сәламәтлегенә зыян китерәсе килми. Аның кыярлары экологик яктан чиста булырга тиеш…
    Сортларны үзе сайлаган. Өстенлекне "Кураж" сортына биргән. Ә менә кышкы чорда "Карамболь" яхшырак үсәргә тиеш. Әлеге сортларны сайлаганчы, ул башка кыяр бизнесы белән байтак еллардан бирле шөгыльләнүчеләрнең дә фикеренә колак салган. Һәм, әлбәттә инде, махсус әдәбиятны да күп укыган.
    Уңдырышлыгы, үз-үзен серкәләндерә алуы, үсемлек авыруларына каршы торучанлыгы, тәме - боларның барысы да күздә тотылган, чөнки алдагы исәпләүләр буенча, эшләр уңай барган очракта кыярлар инде февраль аенда ук сатуга чыгарылырга тиеш. Бернинди тоткарлыклар килеп чыкмасын, кыярлар вакытында серкәләнсен өчен, ул кышка махсус Бельгия төклетураларын сатып алырга җыена. Инде тиешле элемтәләр урнаштырып, бәяләрен дә ачыклап өлгергән...
    Хуҗалык файда китерсен өчен, бер урында гына таптанырга ярамый, бертуктаусыз алдынгы ысулларны кулланырга, алга барырга кирәк. Бүтән очракта эш үзенең мәгънәсен югалтып, өстәмә мәшәкать кенә була башлый...
    Җиңел акча булмый ул
    Сизелеп тора - Игорь үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, әнисе дә нәкъ шундый ук. Әлегә үзенең гаиләсе юк: моның турында җитди уйларга вакытым юк, дип елмая. Тик бу шаяртып кына әйткән сүзләр түгел, аның чынлап та буш вакыты аз. Көндез ул үзенең теплицаларында эшли, ә кичләрен компьютер янында утырып, үзе өчен файдалы булган мәгълүматлар эзли. Без кышын да, җәен дә яратып ашый торган кыяр тиешенчә үссен һәм мул уңыш бирсен өчен катгый таләпләрне үтәргә кирәк. Мәсәлән, Игорь киләсе елда тиешле температура режимын сакларга мөмкинлек биргән һәм уңдырышны арттыра торган томан чыгару системасын ясауны күздә тота.
    Нинди генә яшелчәне үстерсәң дә, карап-тәрбияләп тормыйча югары уңыш ала алмыйсың. Һәр бакчада үсә торган помидорларны гына алыйк. Игорь аларны үстерү серләре белән дә яхшы таныш булганга, киләчәктә помидор да үстерергә җыена. Вакыт үткәч, ул үзенең участогында алты теплица коруны күздә тота. Аларны җыю өчен хәтта сызымнарны да хәзерләп куйган, чөнки бу очракта төзелеш күпкә арзангарак төшәчәк.
    Ә конкуренция, товарны сатуга килгәндә, эшләр ничек бара икән? Әлегә ул үстергән экологик яктан чиста продукция таныш-белешләренә, кибетләр аша яхшы сатылганга күрә, эшмәкәрнең өметләре зурдан. Бу сезонның башында ул көн саен 30 килограмм чамасы продукция саткан, ә бу күрсәткеч центнерга да җитәргә мөмкин.
    ... Бүген күпләр авырлыкларга зарланып, кемнәндер аерым шартлар таләп итәләр, күктән җиңел акча яуганны көтеп торалар. Ә җиңел акча дөньяда булмый ул. Җиң сызганып яңа эшкә тотынган, хаталар ясаса да, барыбер тәҗрибә, белем туплаган, алга таба барган кешеләр моны аеруча яхшы аңлый. Игорь Малыгин да нәкъ шундыйлардан. Аның белән танышканнан соң, мондый яшьләр булганда, өмет бар әле, дигән фикергә киләсең.

    Теги: њз эше
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: