Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кулланучылар файдасына

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләт-ләр Оешмасы карары буенча 1983 елда игълан ителә, ә Россиядә 1992 елда "Кулланучы хокукларын яклау турында" закон кабул ителгәннән соң билгеләп үтелә башлый. Быел бу көн "Мобиль элемтәдән файдаланучыларның хокуклары өчен!" девизы астында үтәчәк. Бүген бу тема зур әһәмияткә...

15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне билгеләп үтелә.
Ул Берләшкән Милләт-ләр Оешмасы карары буенча 1983 елда игълан ителә, ә Россиядә 1992 елда "Кулланучы хокукларын яклау турында" закон кабул ителгәннән соң билгеләп үтелә башлый.
Быел бу көн "Мобиль элемтәдән файдаланучыларның хокуклары өчен!" девизы астында үтәчәк. Бүген бу тема зур әһәмияткә ия, чөнки кыска вакыт эчендә кәрәзле телефоннар гади элемтә җайланмалары булудан туктады. Аларга алмашка мини-компьютерлар килеп, төрле мәгълүмат системаларына керү мөмкинлеген бирде. Шуңа күрә кулланучы хокукларын яклау буенча законнарга да үзгәрешләр кертелде. Хәзер навигация һәм көнкүрештә кулланыла торган чыбыксыз элемтә җайланмалары, шул исәптән сенсорлы экранлы, ике һәм аннан артык функциягә ия булган җайланмалар (көнкүрештә кәрәзле телефоннар) техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә кертелде. Шулай булгач, сенсорлы телефонда берәр кимчелек тапкан сатып алучы товарны алганнан соң 15 көн эчендә аны алыштыруларын яки җайланма өчен түләнгән акчаны кире кайтаруларын таләп итә ала. Бу срок беткәннән соң, сенсорлы телефонны беренче чиратта төзәтергә тиешләр.
Кәрәзле элемтәдән файдаланганда тагын нинди сораулар килеп туарга мөмкин? Элемтә хезмәтләрен күрсәтү турында килешүдә тулы һәм аңлаешлы мәгълүматларның булмавы яки аларның вакытында хәбәр ителмәве, аларның сыйфатсыз булуы, шәхси мәгълүматларның якланмавы һәм башка бик күп нәрсәләр. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Роза Кадыйрова хәбәр итүенчә, узган ел безнең районда яшәүчеләрдән шәхси эшмәкәрдән сатып алынган телефоннарның сыйфатсыз булуы турында өч язма гариза алынган.
Барлык шикаятьләр сатып алучылар файдасына хәл ителгән. Ә барлыгы бүлеккә төрле мәсьәләләр буенча 149 кеше мөрәҗәгать иткән, күбесенең үтенечләре канәгатьләндерелгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X