Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куелган бурычларны үтәп

12 мартта җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Бу бәйрәмнең тарихы еракларга барып тоташа. 1879 елда Россия императоры Александр III төрмә департаменты төзү турында Указ игълан итә.Ул җәзаларны үтәү буенча бердәм дәүләт системасына нигез сала.

Бүген җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәт структурасына җәзаларны үтәү инспекцияләре керә. Безнең районда аның филиалы - Россиянең Татарстан Республикасы буенча ФКУ УИИ УФСИН эшли. Аның җитәкчесе Виталий Серягин аңлатуынча, инспекция мәҗбүри һәм төзәтү эшләре буенча җинаять җәзасын үтүчеләр, билгеле бер вазифалар яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр һәм шартлы рәвештә хокукларыннан мәхрүм ителүчеләрне күзәтү астында тота. Җинаять-башкарма системасы хезмәткәрләре алдында торган төп бурычларның берсе - законнарны тайпылышсыз үтәүче кешеләрне җинаятьчеләрдән саклау, закон бозучыларны тулы тормышка кайтару. Алар бу бурычларны тиешенчә үтәргә тырышалар.
Моннан тыш, хезмәт коллективларында һәм уку йортларында төрле әңгәмәләр уздырыла, исәптә торучылар яңадан җинаять кылмасын өчен кисәтү эшләре алып барыла.
Безнең районда җәзаларны үтәү инспекциясе башлыгы вазифасын унбиш еллап эчке хезмәт подполковнигы Эдуард Миндубаев үтәде. Үз эшен җиренә җиткереп һәм зур җаваплылык тоеп башкарды. Ул җитәкчелек тарафыннан байтак бүләкләргә лаек булды. Лаеклы ялга чыкса да, әле бүген дә җинаять-башкарма инспекциясе коллективы белән хезмәттәшлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined