Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күрә белсәң, дөнья матур…

"Новая жизнь" газетасы белән илле елга якын хезмәттәшлек итүчеләр сирәктер. Мондыйларның тырышлыгына һәм сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел.

Нинель САДРИЕВА,
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының "Суар" филиалы җитәкчесе.
"Новая жизнь" газетасын беренче тапкыр кулыма бишенче сыйныфта укыганда алдым. 1961нче ел иде, мин ГДРда яшәүче бер кыз белән хат алыштым. Укытучыларым безнең дуслык турында газетага язарга киңәш иттеләр. Мин барысын да ак кәгазь битенә төшереп, хатымны редакциягә юлладым. Язмамны озак та тормый минем һәм Ульрике Керштан (таныш немец кызының исеме шулай иде) фотосы белән газетада бастырып та чыгардылар.
Әлбәттә инде, мин моңа бик сөендем, шуннан соң мәкаләләрне даими язарга керештем. Дөрес, башта мәктәп газетасына. Үзем белем алган мәктәптә укытучы булып эшли башлагач, "Новая җизнь" белән өзлексез хезмәттәшлек итә башладым. Безнең гаиләдә район газетасына ел саен язылдылар, мин аның һәр санын йотлыгып укып бардым. Үзем дә язарга яраттым, бу шөгыль күңелгә канәгатьләнү хисе бирде. Тора-бара газета минем тормышымда әһәмиятле роль уйный башлады. Әнә шулай итеп, мин авыл хәбәрчесе булдым. Хат-хәбәрем озак килми торса, миңа редакциядән шалтыратып, теге яки бу темага язарга куштылар. Мин озак көттермичә материал әзерләп җибәрә идем.
Мин "Новая жизнь" газетасы битләрендә кызыклы язмышлы кешеләр, үз эшләренең осталары, авыл тарихы турында язмаларымны теләп бастырдым. Башта кыска күләмле хәбәрләр язсам, соңрак зарисовка, корреспонденцияләргә күчеп, укучыларның игътибарын җәлеп итәргә тырыштым.
Тырышлыгым бушка китмәде: 1988 елда мин газетаның беренче редакторы Андрей Николаевич Бурумов исемендәге премиягә лаек булдым.
Сүз дә юк, мин моңа чиксез шатландым, ни дисәң дә, еллык премия иң актив авыл хәбәрчеләренә генә бирелә.
1997 елда үзебезнең мәктәптә яшь хәбәрчеләр түгәрәге ачарга булдым. Үзем белгәннәрне балаларга да җиткерәсем килде. Мин аларны әкренләп кешеләр белән аралашырга, тирә-якны игътибар белән күзәтергә, вакыйгаларга тирән анализ ясарга һәм үз бәяңне биреп, башкаларга дөрес итеп бәян итәргә һәм тагын башка нәрсәләргә өйрәтергә тырыштым. Түгәрәккә башта күп укучылар йөрде. Бераздан соң инде кайберләренең журналистикага карашы үзгәрде. Алай гына да түгел, кызыксынулары кими башлады. Түгәрәктә иң сәләтле балалар гына калды. Мәктәпне тәмамлагач та алар яшь хәбәрчеләр түгәрәге турында җылы хисләр белән генә искә алып сөйләделәр. Яшь хәбәрчеләр җиң сызганып мәктәп газетасына да, "Новая жизнь"га мәкаләләрне теләп яздылар. Газета битләрендә үз фамилияң белән басылып чыккан язманы күрү ул һәркем өчен дә зур сөенеч!
Түгәрәккә йөргән яшь хәбәрчеләрнең ирешкән уңышларына мин дә бик куандым. Мәсәлән, Олеся Питеркина белән Катя Швецова яшь хәбәрчеләрнең район конкурсы этабында җиңгәннән соң, 1998 елда республика яшьләр матбугатының "Алтын каләм" фестивалендә катнашу хокукына ия булдылар. Әлеге фестиваль "Борис Полевой" теплоходы бортында үтте, кызлар бу көннәрне әле дә җылы хисләр белән искә алалар.
Шул ук елда безнең түгәрәк беренче редактор исемендәге премиягә лаек булды. Редакциянең безнең тыйнак кына эшчәнлегебезгә әнә шундый югары бәя бирүенә ничек сөенмисең! Бу бүләкне безгә редактор Анатолий Петрович Самаркин үзе килеп тапшырды. Әлбәттә инде, изге теләкләрен җиткерде һәм киләчәктә зурдан-зур уңышлар юлдаш булуын теләде.
Яшь хәбәрчеләрнең бер буынын икенчесе алыштырды, түгәрәк ишекләре журналистика белән кызыксынган һәр укучы өчен дә ачык булды. Әле аннан соң да түгәрәккә йөрүчеләрнең байтагы район конкурсында җиңеп, соңыннан республиканың "Алтын каләм" фестивалендә катнашты. Түгәрәк әгъзаларыннан аеруча Илмира Җәләева, Настя Сарандаева, Надя Максимова, Света Потапова, Ира Валякина, Нәфис Мөхәммәтгалиев, Настя Лохина һәм башкаларның тырышлыгын билгеләп үтәсе килә.
Газета юбилеена килгән Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова да безнең түгәрәк эшчәнлегенә зур бәя бирде, ул тапшырган Журналистлар берлеге дипломы минем өчен әле бүген дә бик кадерле бүләк.
Газета белән хезмәттәшлек итүнең файдасын туган ягыбыз тарихын өйрәнүче буларак та күп тойдым. Үзем тап булган кызыклы фактлар, кешеләр һәм вакыйгалар турында башкаларга да җиткерәсе килде. Барысы хакында да түкми-чәчми "Новая жизнь"га язып җибәрдем. Мин элек-электән кешеләр белән аралашырга, алар тормышындагы кызыклы, игътибарны җәлеп итәрлек фактларны ачыкларга яраттым.
Соңыннан, әлеге фактларга нигезләнеп мәкаләләр яздым. Шундыйлар арасыннан "Кешеләр һәм чиркәүләр", "Аның исеме Абдулла булган", "Әнисе сагынып көткән", "Әнием турында сөйлим" кебек язмаларны китерергә мөмкин.
Газета белән озак еллар актив хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, мин 2001 елда яңадан газетаның беренче редакторы исемендәге премиягә лаек булдым.
Төрле елларда үзем язган һәм яшь хәбәрчеләрнең бөтен язмаларын махсус папкада кадерләп саклыйм. Төрле елларда түгәрәккә йөргән элекке укучыларым инде тормышта үз урыннарын тапсалар да, аларның күңелендә журналистика кабызган очкын әле дә сүрелмәгәндер, дип ышандырып әйтә алам. Мин үзем исә әле һаман да газетага язмаларымны җибәреп торам. Газета мине тормышка бөтенләй икенче күзлектән чыгып карарга өйрәтте.
Минем язмаларым төрле елларда "Республика Татарстан", "Татарские края", "Сувар" газеталарында, "Идел", "Агрофактум", "Сельский мир" журналларында дөнья күрде. Үзебезнең Спас районы тарихы буенча китаплар да язам. Шулай да, "Новая жизнь" минем өчен барыннан да якынрак. Бу газета минем тормышыма үзенчә ямь өсти, мавыктыргыч итә. Иң мөһиме - ул мине кызыклы кешеләр белән таныштырды, тормышыбызның күп якларын ачып бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газета