Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Күп нәрсә сайлаучыдан тора

    Билгеле булганча, 14 сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайланырга тиеш. Бу әһәмиятле вакыйгага хәзерлек инде башланган.

    Газизулла Әхмәтҗанов,
    территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
    Киләсе сайлауларга игътибарны җәлеп итү, законнар белән таныштырып үтү, яшьләрнең активлыгын күтәрү максатында, 14 февральдән алып 28 февральгә кадәр Яшь сайлаучы көннәре үткәрелде. Ачык дәресләр, "түгәрәк өстәл" утырышлары, депутатлар белән очрашулар барышында әңгәмәләр һәм фикер алышулар оештырылды. Ләкин болар гына җитеп бетми, шуңа күрә өлкәннәр өчен дә республика Дәүләт Советына булачак сайлаулар турында искә төшерү артык булмас.
    Беренче чиратта шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: Дәүләт Советы Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең югары вәкаләтле законлы органы булып тора. Аның составында 100 депутат бар. Депутатлар корпусының яртысы бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана (Спас районы Әлки һәм Алексеевск районнары белән бергә 44нче Алексеевск сайлау округы составына керә). Калган депутатлар бердәм сайлау округы - партия исемлекләре буенча сайлана.
    Бер мандатлы сайлау округыннан бер депутат сайлап алына. Бердәм сайлау округына сайлаулар үткәрелә торган республиканың бөтен территориясе керә. Алар пропорциональ система буенча оештырыла (сәяси чикне үтә алган сәяси партияләргә депутат мандатлары бирелгән тавышларга карап, пропорциональ бүленә).
    Тавыш бирүдә 18 яше тулган Россия гражданнары катнаша. Сайлау хокукы РФ һәм ТР Конституцияләре тарафыннан гарантияләнә. ТР Дәүләт Советына сайлауларны ТР Үзәк сайлау комиссиясе оештыра, үзенең вәкаләте чикләрендә аларны хәзерләү һәм үткәрүдә округ сайлау комиссияләре, шулай ук территориаль һәм участок сайлау комиссияләре дә катнаша. 21 яшькә җиткән гражданнар депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелә ала. Бу пассив сайлау хокукы.
    Сайлаучы кем өчен тавыш бирүен белергә хокуклы. Шуңа күрә депутатлыкка кандидатлар күрсәтел-гәннән соң башланып киткән агитация кампаниясе белән танышып барырга кирәк. Массакүләм мәгълүмат чараларында агитация тавыш бирергә 28 көн калгач башланып китә. Сайлаучының закон кысаларында кайсы да булса кандидат яки сәяси партиягә өстенлек бирергә хокукы бар.
    Сайлау кампаниясе вакытында 18 яше тулган кешеләр сайлау штабында эшли һәм үз кандидатын яки партиясен яклап агитация чараларында катнаша ала.
    Авырып киткән очракта участок сайлау комиссиясенә өйдә тавыш бирү турында гариза язарга кирәк (гариза тавыш бирү көнендә 14 сәгатькә кадәр кабул ителә). Әгәр нигезле сәбәпләр аркасында яшәү урыны буенча тавыш бирергә мөмкинлек булмаса, участок сайлау комиссиясеннән республиканың башка сайлау участогында тавыш бирергә рөхсәт иткән таныклык (открепительное удостоверение) алырга кирәк.
    Сайлау бюллетенен ялгыш бозган очраклар да була. Аны сайлау комиссиясенә тапшырып, яңасын алырга мөмкин. Өлкән яшьтәге яки мөмкинлекләре чикләнгән кеше бюллетеньне алу турында кул куярга яки аны тутырырга ярдәм итүне үтенергә мөмкин. Бу очракта сайлаучылар исемлегенә ярдәм итүче кешенең паспорт мәгълүматлары белән бергә тиешле язма ясала һәм аңа яшерен тавыш бирү кабинасына керергә рөхсәт ителә.
    18 яше тулган Россия гражданины теркәлгән кандидатның, сәяси партиянең күзәтчесе була ала. Сайлаучының закон таләпләрен бозарга хокукы юк, шуңа күрә ул комиссия әгъзаларына паспортын күрсәтеп, үзе тавыш бирергә, тавыш бирү кабинасына кеше ялгыз керергә тиеш. Бюллетень ручка белән тутырыла, үзе тавыш бирә торган кандидат фамилиясе каршына, ә башка бюллетеньдә - үзе тавыш биргән партия турысына билге куя. Тутырылмаган, шулай ук бердән артык билге куелган бюллетеньнәр гамәлдән чыккан дип санала. Әлбәттә, тавыш бирү һәм аннан алдагы көндә агитациянең тыелуын онытырга ярамый. Сайлау участогының адресын алдан белеп куярга кирәк. Кагыйдә буларак, тавыш бирү күрше мәктәптә яки мәдәният учреждениесендә була (адрес гадәттә чакыру билетында күрсәтелә).
    Булачак сайлауларга мөмкин булганча җитди һәм җаваплы карау - һәр сайлаучының бурычы. Республиканың алдагы биш елда үсеше күбесенчә без сайлаган гражданлык позициясенә бәйле булуын онытырга ярамый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: