Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кошлар турында онытмагыз

Безнең мәктәптә ел саен "Һәр кошка - безнең җимлек" дигән акция үткәрелә. Быел да без кошларга кыш чыгарга ярдәм итәргә булдык. Канатлы дусларыбызга кышын урманда салкын булганга күрә, алар кешеләргә якынрак, шәһәр һәм авылларга күчәләр. Кошлар өчен ачлык салкыннан да куркынычрак. Ә алар күпләп үлсә, корткыч бөҗәкләрне юк итүче калмый....

Безнең мәктәптә ел саен "Һәр кошка - безнең җимлек" дигән акция үткәрелә. Быел да без кошларга кыш чыгарга ярдәм итәргә булдык.
Канатлы дусларыбызга кышын урманда салкын булганга күрә, алар кешеләргә якынрак, шәһәр һәм авылларга күчәләр. Кошлар өчен ачлык салкыннан да куркынычрак. Ә алар күпләп үлсә, корткыч бөҗәкләрне юк итүче калмый. Шунлыктан без җимлекләрне күпләп ясап, аларны паркта, мәктәп бакчасындагы агачларга эләбез. Укучыларның күбесе мондый җимлекләрне өй янында да ясап куйган. Аларны ясау бер дә авыр түгел, моның өчен агач, фанера, пластик шешәләр һәм картон тартмалар да ярый. Кошларның җимлекне табып, ашарга килүен без сөенеп карап торабыз. Еш кына җимлеккә чыпчыклар, песнәкләр, кызылтүшләр килә, кайчакта күгәрченнәр һәм урман чыпчыклары да очып төшә. Без көн саен анда көнбагыш орлыгы, ашлык, ипи валчыклары, май кисәкләре салып торабыз. Кошларның җим өчен сугышуларын карап тору бик кызык. Иң мөһиме - кошлар тамаклары туйганчы ашыйлар. Мин бөтен кешене дә кошларны ашатырга, нәни дусларыбызны сакларга өндим.
Алексей Грузов,
Аграмак төп мәктәбенең 8 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев