Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Коррупцияне бетереп булырмы?

    Кичә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан безнең хәбәрчебез газета укучыларга, коррупция яшәргә комачаулыймы, дигән сорау бирде һәм аларның фикерләрен белде.

    Надежда Дмитриева,
    Аграмак мәдәният йорты директоры:
    - Минем коррупция күренеше белән очрашканым юк. Ләкин тормышта килеп чыккан теге яки бу проблеманы акча белән хәл итүе җиңелрәк булуы беркем өчен дә сер түгел. Бу тискәре күренеш югары уку йортларына, хастаханәләргә, башка учреждениеләргә кагыла. Минемчә, ришвәт алуга күпмедер дәрәҗәдә хезмәт хакларының түбән булуы сәбәп булып торадыр. Шул ук вакытта массакүләм матбугат чаралары югары урыннарда зур хезмәт хакы алып эшләүче чиновникларның ришвәт алулары турында даими язып тора. Моны берничек тә аңлатып булмый. Минемчә, безнең тормышта коррупцияне юк итү бик авыр булачак...
    Елена С. (Болгар шәһәре):
    - Әлбәттә, коррупция яшәргә комачаулый. Мәсәлән, мәгариф тармагын гына алыйк. Ике сеңлем читтән торып югары уку йортларында белем алдылар, аларның берсе түләүле бүлектә укыды. Чыгымнар шактый зур булганлыктан, күп итеп терлек-туар асрарга туры килде. Моннан тыш, алар үзләре дә эшләп тора бит. Укыган өчен түләүдән башка, укытучыларга кыйммәтле бүләкләр дә алып бирергә туры килә. Әнә шулай югары белем турындагы дипломның бәясе шактый кыйммәткә төште.
    Туганнарымның улы исә әти-әнисе акча түләмәгән булса, югары уку йортының хәтта түләүле бүлегенә дә керә алмас иде. Сез инде мәктәптә тырышыбрак укысын, дип әйтерсез. Тик эш билгедә генә түгел, аның шактый нечкәлекләре бар. Мәсәлән, үз белемегез белән генә машина йөртүче таныклыгын алып карагыз әле. Моны беренче тапкыр беркем эшли алмый.
    Юлия Левушкина,
    Полянка урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
    - Коррупция дигәч, без күбесенчә ришвәт турында уйлыйбыз. Тормышка тирән үтеп кергән бу зыянлы күренеш белән, шөкер, минем беркайчан очрашканым булмады. Шунлыктан теләсә нинди мәсьәләне ришвәтсез дә хәл итеп була дип уйлыйм. Тир түгеп эшләп алган акчаны куяр урын аннан башка да күп. Шулай да тормышта акчасыз гына үтеп булмый торган киртәләр дә очрый. Мондый очракта, билгеле, законны бозарга туры килә. Ә закон бозу нормаль тормыш алып барырга комачаулый. Минемчә, коррупция өчен җәза кырысрак булса, безнең тормыштан бу афәтне юк итеп булыр иде.
    Александр Гыймадиев, Спас районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары:
    - Коррупция - хезмәт урыныннан, бирелгән вәкаләттән усал максатларда файдалану, ришвәт бирү яки аны алу. Җәмгыятьтә бу бик куркыныч хәл, чөнки ул хөкүмәт карарларына карата булган бөтен ышанычны югалта, халыкның хөкүмәткә булган ышанычын какшата һәм гаделлек принципларын юкка чыгара. Мондый күренеш яшәешкә тискәре йогынты ясый. Ни кызганыч, кешеләргә үз проблемаларын хәл итү өчен әнә шундый адымга барырга туры килә.
    Минемчә, хәзерге вакытта базар шартларында үз эшләрен алып баручы эшмәкәрләргә, бизнес вәкилләренә аеруча кыенга туры килә торгандыр.
    Сүз дә юк, коррупциядән зыян күрүчеләр аз түгел, ләкин күп очракта дәшмиләр һәм шуның белән хәлне тагын да кискенләштерәләр. Тормышта бу начар күренешкә күз йомып калырга түгел, ә аңа каршы каты көрәш ачарга кирәк.
    Любовь Казакова, педагогия хезмәте ветераны (Бураково авылы):
    - Коррупция җәмгыятебез үсешенә комачаулый, аның нигезләрен какшата. Ришвәтчелек кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясый. Нинди генә чаралар күрелсә дә, коррупцияне барыбер бетереп булмый. Аның белән көрәшкә юнәлдерелгән законнарның эшләмәве мине гаҗәпкә калдыра. Барыбыз да коррупция дигән афәт турында яхшы беләбез, аның турында сөйлиләр һәм язалар, ә яхшы якка үзгәрешләр сизелми диярлек. Ә бит күбесенчә бу безнең үзебездән тора...
    (Бу язмага карата үз тәэсирләрегезне һәм бу проблемага мөнәсәбәтегезне www.spas-rt.ru сайтында белдерергә була).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: