Шәһәр урамнарында тулып ташыган чүп контейнерлары гадәти хәлгә әйләнде. Моңа кем гаепле?
Владимир КОРНИЛОВ
Чүп-чарның контейнерга сыймыйча, тирә-якка таралып ятуында халык коммуналь хезмәтләр гаепле дип саный. Әйе, монда күпмедер дәрәҗәдә дөреслек бар, коммуналчылар моны үзләре дә инкарь итми. Тик булган техника белән генә торак-коммуналь хуҗалыгы чүп-чарны җыеп бетерә алмый, чөнки 400 чүп контейнерына бары 3 махсус автотранспорт (ГАЗ машинасы базасында бер чүп ташучы машина һәм ике КамАЗ), арбалы бер трактор һәм полигонда бер ДТ-75 бульдозеры бар. Бу техника гына җитеп бетми, чөнки алар инде иске, нык тузган һәм еш кына ремонтка туктап торырга мәҗбүр.
Тик эш монда гына түгел, ә шәһәр халкының бу проблемага битараф булуында. Чүп-чар контейнерларына халык нәрсә генә ташламый! "Болгар шәһәре" муниципаль берәмлек тарифлары һәм нормативлары буенча, контейнерларга тутыра торган чүп-чарның яртысын анда ташларга ярамый.
Билгеле булганча, контейнерлар каты көнкүреш калдыклары өчен куела (товар упаковкалары, азык-төлек калдыклары һәм башкалар). Тик чүп-чар савытларына иске җиһазлар, суыткычлар, телевизорлар, еш кына шәхси хуҗалыктан җыелган тиресне дә тутыралар. Күпләр контейнерларга бакчадагы киселгән ботакларны, корыган агачларны, үләннәрне, төзелеш материаллары калдыкларын ташлый. Ә бит мондый чүп-чарны полигонга чыгарырга, үзләрендә транспорт булмаса, аны сорап коммуналь хуҗалыкка яки шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тик моны беркем дә эшләп тормый.
- Зур-зур чүп-чарларны түгү ел саен шәһәр бюджетына өстәмә 600 мең сумга төшә, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленев. - Ә бит бу акчаны урамнарны төзекләндерүгә, тротуарларны яңартуга, чәчәкләр утыртуга, урамнарны яктыртуга һәм башка ихтыяҗларга тотарга булыр иде...
Моннан тыш, каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләүдән баш тартучылар да шактый. Торак-коммуналь хуҗалыгы контролерлары мәгълүматлары буенча, алар арасында кайбер эшмәкәрләр дә бар. Шәһәр администрациясе һәм махсус комиссия бу очракта закон нигезендә штраф салырга мәҗбүр булса да, бу гына тәэсир итми...
Әлеге тәртипсезлекләр хакында газета битләренә күп тапкырлар язганыбыз бар, ләкин файдасы бик аз, без шәһәребезне чүпләүне дәвам итәбез. Ә хәзер туристлар сезоны башланды, көн саен халык күпләп килә. Музей-тыюлыктан тыш, алар шәһәрне дә карыйлар. Кешедә нинди тәэсир калуын аңлау кыен түгел..
Кунакларда шәһәребез турында бары уңай тәэсирләр генә калсын иде. Үзебезгә дә чиста урамнарда саф һава сулап йөрү күңеллерәк бит. Бәлки, бу эшне үзебездән башлап җибәрергәдер?
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев