Шәһәр һәм авыл урамнары, торак йортлар, оешма һәм учреждениеләрнең ишегалларын җыештырып тәртипкә китерү буенча икеайлык игълан ителде.
Кыш буе җыелган чүп-чардан язын җиң сызганып арынырга тырышабыз. Әмма җыештырганда да тиешле таләпләрне үтәргә кирәк. Кайбер кешеләр, мәсәлән, коммунальчыларның мөмкинлекләре гадәттән тыш зур, дип уйлыйлар булса кирәк. Әллә шуңа күрәме икән,
контейнерларга көнкүреш калдыклары гына түгел, ә хуҗалыкта кирәге калмаган бөтен иске-москы әйберләр: җимерелеп беткән диван, тумбочка, карават, өстәл, кәнәфи кебек әйберләрне дә чыгарып ташлыйлар. Боларны чүп-чар түгүче махсус машинага берничек сыйдырып булмый. Күпләр контейнер янына язын бакча, йорт яннарыннан киселгән агачларны, яңа ел чыршыларын, зур-зур агач ботакларын да чыгарып өя. Ә бит моның өчен тиешле җәза - 2000 сум административ штраф салу каралган.

Һәм тагын: контейнерлар гомуми куллану өчен каралган. Кайберәүләр үз хуҗалыгын чистарту белән мавыгып, бер-ике сәгать эчендә әрҗәләрне тирес һәм чүп-чар белән шыплап тутыра, нәтиҗәдә башкалар көнкүреш калдыклары салынган кечкенә генә целлофан пакетларны кая ташларга белми аптырыйлар.
Һәм тагын: тирә-ягыбыз чистара башласа да, кешеләр өмәләргә актив чыгалар. Дөрес, кыш буе кая туры килсә шунда чыгарып түгелгән тирес, чүп-чар һәм башка көнкүреш калдыкларын тулысынча җыештырып бетерү өчен күп тырышырга кирәк. Шуларның берсен сез фотохәбәрчебез төшереп кайткан рәсемдә күрәсез. Шәһәр үзәгендәге бу чүплекне күреп гаҗәпләнеп куясың. Монда кемне гаепләргә - кешеләрнеме, әллә инде бу урынга контейнерлар куярга тиешле коммунальчыларнымы?
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев