Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Конституция көне – халык бәйрәме

    Сергей Борюшкин, Никольск мәктәбе укытучысы: - Календарьга карасаң - бәйрәм, ә болай эш көне. Әлбәттә, мин укытучы буларак, аның әһәмиятен яхшы аңлыйм. 12 декабрь көне алдыннан мин классларда тематик дәресләр үткәрәм. Дәрестә бу бәйрәмнең килеп чыгуы, Россия Федерациясенең Төп законы - Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында аңлатам. Сүз...

    Сергей Борюшкин,
    Никольск мәктәбе укытучысы:
    - Календарьга карасаң - бәйрәм, ә болай эш көне. Әлбәттә, мин укытучы буларак, аның әһәмиятен яхшы аңлыйм.
    12 декабрь көне алдыннан мин классларда тематик дәресләр үткәрәм. Дәрестә бу бәйрәмнең килеп чыгуы, Россия Федерациясенең Төп законы - Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында аңлатам. Сүз дә юк, укучыларга аңлаешлы һәм кызыклырак булсын өчен бөтен мәгълүматларны укучыларның яшенә карап бирәм. Балалар мәктәптә укыганда ук безнең дәүләтебезнең төп нигезләре белән таныш, сәясәт, икътисад һәм этика өлкәсендә белемле булырга тиешләр. Киләчәк тормышларында бу аларга, һичшиксез, кирәк булачак.
    Евгения Андреева,
    Приволжск Мәдәният йорты директоры;
    - Безнең бөтен тормышыбыз тиешле нормаларга һәм законнарга буйсына - моны белмәгән кеше юктыр. Әлбәттә, тормыш бер урында гына тормый. Соңгы елларда аналарга һәм балаларга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча өстәмә чаралар турында"гы федераль законны шатланып кабул иттек. Бу - Ана капиталы турында. Әлеге закон балалы гаиләләргә тормышта нык ярдәм итә. Ана капиталы акчасына мин фатир сатып алдым. Аңа кадәр кызларым белән әнидә яшәдек.
    Дәүләт авыру балалары булган гаиләләргә дә ярдәм итә. Мин моны үземнән чыгып беләм. Социаль ярдәм һәм пособиеләрдән тыш, дәүләт башка ярдәм дә күрсәтә. Мин, мәсәлән, кызым белән (анда балалар церебраль параличы) елга ике тапкыр льготалы путевкалар буенча республика реабилитация үзәкләрендә дәваланып кайтабыз.
    Соңгы вакытларда телевидение буенча да, газеталарда да балалар бакчалары өчен түләүнең артуы турында күп сөйли башладылар. Киләсе елның гыйнварыннан ул ике тапкыр артачак һәм бу күп балалы гаиләләргә зур кыенлыклар тудырачак. Моңа каршы чыгучылар бик күп. Ә бит Конституция дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә бушлай мәктәпкәчә белем бирүне гарантияли. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки законнар кеше тормышын яхшырту өчен языла. "Мәгариф турында"гы Законга кертелгән төзәтмәләр тиешле кагыйдәләргә каршы килмәс дип беләм.
    Фиркат Галимов,
    ТРның атказанган табибы:
    - Дәүләт күләмендәге бәйрәм.
    Мин үзем 1936 елда кабул ителгән Конституция буенча тәрбияләнеп үстем. Ул вакытта аны Сталин Конституциясе дип тә йөрттеләр. Мәктәптә укыганда ук без илебез символларын, гимнның русчасын да, татарчасын да белә идек. Җиденче класста "СССР Конституциясе" дигән фән укытыла башлады. Без бу фәннән мәҗбүри имтихан тапшырдык. Икенче төрле әйткәндә, без мәктәп эскәмиясеннән үк илнең Төп законы турында яхшы белә идек.
    Хәзерге Конституция илебез тарихында - бишенчесе. Ләкин аның мөмкинлекләре әле дә чикләнмәгән. Мәсәлән, халыклар арасындагы дуслыкка нигезләнгән милли идеяләрне тагын да үстерәсе бар. Чөнки Россия Федерациясе - күпмилләтле ил, аның составына күпсанлы республикалар, шул исәптән безнең республика да, керә.
    Регина Хәйруллина,
    Полянка урта мәктәбе укучысы:
    - Безнең тормышта зур роль уйнаган бәйрәм.
    Россия Федерациясе Конституциясенең егерме еллыгы уңаеннан, бу теманы дәрестә берничә тапкыр өйрәндек. Илебез һәм республика тарихы белән бәйле законнарны бөтен кеше дә белергә тиеш. Конституция - безнең төп Законыбыз.
    Мин, әлбәттә, үземнең хокукларымны һәм бурычларымны яхшы беләм. Аларны бөтен кеше дә үтәргә тиеш.
    Хәзерге тормышта хокуклар турында барысын да белергә кирәк, чөнки ул төрле мәсьәләләрне дөрес хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: